Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2019, 15:15

Түбән Кабан күле акваториясендә аквабайк буенча Россия чемпионаты узачак

Ярышлардан тыш, кунаклар уникаль төнге фристайл-тамаша күрәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Казанда 6-8-нче сентябрьдә «аквабайк» классында су-мотор спорты буенча Россия чемпионаты узачак. Чемпион исеме өчен илнең иң көчле 60 спортчысы, шул исәптән дөнья рейтингы лидерлары да көрәшәчәк.

Чемпионат 2019 елгы Россия сезонын «аквабайк» дисциплинасында төгәлләячәк һәм рейтинг таблицасында иң көчлеләрне билгеләячәк. Халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясаучы спортчылар өчен ярышлар чираттагы тикшерү һәм халыкара чыгышлар алдыннан әзерлек булачак.

Чемпионатта шулай ук ике тизлек дисциплинасында узышлар уздырылачак: «боҗра узышлары» (гомуми старт белән узыш) һәм «слалом» (ике спортчы катнашында вакытка узыш). Узышларда ике төрле аквабайк катнаша: Runabout – утырып йөри торган су мотоциклы һәм Ski division - утыргычсыз су мотоциклы.

Балалар арасында ярышлар аерым үткәреләчәк. Барлыгы 13 комплект медаль уйнатылачак.

Спорт өлешеннән тыш, шәһәр халкы һәм Россия Чемпионаты кунаклары өчен киң күңел ачу программасы да каралган. Шулай итеп, шимбә көнне, 7-нче сентябрьдә Габдулла Тукай мәйданында «фристайл» дисциплинасы ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була, аны концерт программасы дәвам итәчәк. Кичәнең хедлайнерлары - Мәскәүнең танылган диджейлары DJ Fenix һәм DJ Sebastian, шулай ук сәхнәдә Doratti Казан кавер-төркеме чыгыш ясаячак.

Кичәнең кульминациясе - гидрофлайдагы Россиянең иң көчле спортчылары катнашында «Космическая Одиссея» уникаль төнге фристайл-тамашасы булачак. Неон утлар һәм музыка астында спортчылар үзләренең маневрларын, тән белән идарә итү техникасын һәм артистлыкларын күрсәтәчәкләр. Чара 19.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар