Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2025, 12:00

Казансу сулык мәйданында су транспорты хәрәкәтен чикләячәкләр

Бу «Казан триатлоны» уздыру белән бәйле

Казанның Казансу елгасы сулык мәйданында су транспортын куллануга чикләүләр кертеләчәк. Бу триатлон буенча ярышлар уздыру белән бәйле.

Чикләү 25 июльдә 6:00 дан 15:30 га кадәр һәм 26 июльдә 5:00 тән 15:00 кә кадәр Кремль дамбасыннан ярдан 600 метр ераклыктагы 3 нче транспорт дамбасына кадәрге участокта гамәлдә булачак.

Тыю астына кече үлчәмле, җилкәнле, ял итү һәм спорт суднолары, шул исәптән гидроцикллар, байдаркалар һәм ишкәкле көймәләр эләгә.

Элегрәк ТР башкаласында триатлон буенча ярышлар уздыру сәбәпле җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәрәчәк дип хәбәр ителгән иде. Үзгәрешләр 1, 4, 28, 28а, 43, 54, 70, 71, 74, 75, 90 номерлы автобус маршрутларына кагылачак.
Барлык яңалыклар