В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык котлау хатлары адресатларга Россия почтасы аша җибәреләчәк
600 дән артык казанлы ветераннарга, МХОдә катнашучыларга һәм үзләренең туганнарына котлау открыткалары язган. Кичә Бауман урамында «Ветеранга котлау хаты яз» акциясе узды.
Акциядә шулай ук балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары, яшь армиячеләр, шәһәрнең мәгариф учреждениеләре кадетлары, мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар һәм шәһәр оешмалары вәкилләре катнашты.
«Ветеранга котлау хаты яз» акциясе кысаларында язылган барлык открыткалар күрсәтелгән адреслар буенча Россия почтасы тарафыннан җибәреләчәк, дип хәбәр иттеләр Казан мәгариф идарәсендә.
«Мин бу акциядә катнашырга карар кылдым, чөнки минем бабай сугышкан, ә әти-әниләр һәм күп кенә туганнарым «Озаричи» үлем лагеренда булган. Бу открытка белән мин олы абыемны котлап, аңа аяз күк йөзе теләмәкче идем», – дип шәрехләде акцияне Казанда яшәүче хатын.
Исегезгә төшерәбез, Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Казанда бәйрәм алды чаралары узачак. 8 май көнне 10:00 дән 14:00 гә кадәр экскурсия-танып белү маршруты буенча 5 нче трамвай йөриячәк. Вагон эчендә «Сәйдәш» мәдәни үзәге артистлары иммерсив спектакль күрсәтәчәк. Тамаша һәр ярты сәгать саен барачак, аңа 5 нче номерлы трамвайның теләсә кайсы тукталышында эләгергә мөмкин.