Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.09.2022, 16:50

«Казан» агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсе оештырыла

Килүчеләр арзан бәядән азык-төлек, агач эшләнмәләр һәм башка товарлар сатып ала алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). 8 нче октябрьдә Татарстан халкы «Казан» агросәнәгать паркында узачак «Осталар шәһәре» традицион республика ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм техник иҗат эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Килүчеләр арзан бәядән камыр ризыклары, сөт һәм җиләк-җимеш продукциясе, бал, консервлар һәм башка товарлар, шулай ук агач, металл эшләнмәләр һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләре сатып ала алачаклар. Ярминкәдә яшь архитекторлар, балта осталары, тимерчеләр һәм чүкеп ясау осталарының эшләнмәләре дә булачак.

Татарстан Республикасының һәр районының көллиятләр, техникумнар, мәктәпләр һәм башка мәгариф учреждениеләре белән берлектә оештырылган үз экспозиция мәйданчыгы җәелдереләчәк. Катнашучылар арасында «Иң яхшы ярминкә урыны бизәлеше өчен», «Ярминкәнең мәдәни-массакүләм программасында актив катнашкан өчен», «Күргәзмә продукциянең иң яхшы ассортименты өчен», «Продукцияне сатуда иҗади якын килү өчен», «Югары дәрәҗәдә ярминкә урынын оештырган өчен» номинацияләре буенча смотр-конкурс үткәреләчәк.

Шулай ук ярминкәгә килүчеләр өчен чыгышлар әзерләнгән – алар алдында республика районнарының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Чараны оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан» агросәнәгать паркы һәм «ТР урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең директорлар советы» коммерцияле булмаган партнерлыгы, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар