Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.11.2018, 13:00

Казан аэропортында өч миллионынчы туристны каршы алдылар

Мәскәү кызы Дарья Чепурны Казан мәдәнияте белән генә түгел, йөргән егетенең әбисе белән дә танышу көтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Алина Бережная). Бүген Казан аэропортында Мәскәү кызы Дарья Чепурны каршы алдылар – ул Татарстан башкаласының өч миллионынчы туристы булды. Бүген аның Казан белән ике көн дәвам итәчәк танышуы башлана.

Дарья сөйләгәнчә, мондый җылы кабул итүне ул көтмәгән. Бу аның Казанга икенче килүе. Узган елда ул Казанга эше буенча килгән булган, ләкин барлык истәлекле урыннарны күрә алмаган.

Аэропорттан ул ак лимузинга утырып китте. Ике көн дәвамында юбилей туристны бай мәдәни һәм гастрономик программа көтә. Ул Казанны судан, һавадан күрә алачак һәм танылган истәлекле урыннарны күреп йөриячәк. Билгеле булганча, Дарья йөргән егетенең Казанда яшәүче әбисе белән танышырга планлаштыра.

Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, “Өч миллионынчы турист бул” акциясеннән соң казанлылар аның дәвам итүен телилләр. “Без “Дүрт миллионынчы турист бул”, “Биш миллионынчы турист бул”, “Алты миллионынчы турист бул” акцияләре кирәкдеген аңлыйбыз, - диде Дарья Санникова. – Бүгенге кунагыбызга бик ошар, дип өметләнәм". Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе аэропортның хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.

Искәртергә кирәк, бер миллион турист чиген Казан 2010 елда узды. 2015 елда Татарстан башкаласында ике миллионнан артык турист булган, 2017 елда – 2 млн 750 мең. Гыйнвардан августка кадәр Казанга 2 млн 650 мең турист килгән.

Видеорепортаж
09.11.2018 14:56
Казанның өч миллионынчы туристны каршы алу, Казан аэропорты, 09.11.2018
Барлык яңалыклар