Иҗади киңлектә чара үткәрү һәм очрашу оештыру алдан язылу буенча бушлай.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель). Казанның Совет районы администрациясендә «Чишмәле» коворкингы ачылды. Иҗади киңлек чаралар, очрашулар һәм җыелышлар үткәргәндә, шулай ук эш һәм уку урыны буларак кулланылачак.
Коворкингка бушлай йөрергә мөмкин, моның өчен сылтама буенча язылырга кирәк. Формада килүнең датасын, вакытын һәм максатын күрсәтү мөмкинлеге бар. Чара үткәрергә теләүчеләр өчен кирәкле җиһазларны күрсәтү өчен пункт бар.
Коворкинг администрациянең икенче катында Шуртыгин урамы, 1 адресы буенча урнашкан. Өстәмә мәгълүматны пост астындагы комментарийларда яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемдә шәхсән хәбәр язып белергә мөмкин, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Совет районы администрациясе бинасында капиталь ремонт үткәрелде. Халык өчен уңайлы кабул итү зонасы булдырылган, ә үзгәртеп кору нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтү вакыты кыскартылган.