Татарстан башкаласында 29 сентябрьдә җылыту сезоны башланганнан бирле җылылык энергиясе үзәктән җылытыла торган 5503 күпфатирлы йортка бирелгән, бу планнан 98% ны тәшкил итә.
Бүгенге көндә 59 йорт җылысыз кала, шуларның 2се – идарә тармагы, 12се идарәче компанияләр карамагында, 45е – торак милекчеләре ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативы карамагында.
6 октябрьдә, җылылык белән тәэмин итү системасындагы җитешсезлекләрне бетергәннән соң, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә (Декабристлар ур., 81а) һәм Республика социаль тернәкләндерү үзәгендә ( Блюхер ур., 81а) җылылык ташучыны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Якынча шул ук көнне «Заречье» Балаларга өстәмә белем бирү үзәген җылылык белән тәэмин итәчәкләр (25 Октябрь ур., 11). Хәзерге вакытта әлеге объект челтәрләрендә аварияне бетерү буенча эшләр алып барыла.