4,5 мең күпфатирлы йорт җылылык белән тәэмин ителгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Казанда бүгенгә 4471 күпфатирлы йортка җылылык бирелгән – бу аларның гомуми саныннан 81,38% тәшкил итә. Барлыгы 5,5 мең бинага җылылык бирергә планлаштыралар.
Шулай ук 809 социаль өлкә объектына җылылык җибәрелгән, бу планның 95,1% ын тәшкил итә. Алар арасында 380 балалар бакчасы, 254 мәктәп, 96 сәламәтлек саклау объекты һәм 35 мәдәният учреждениесе бар, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.
26 нчы сентябрьдә ТР башкаласының торак йортларына җылылык җибәрелә башлады. Җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча казанлылар кайнар линияләргә мөрәҗәгать итә алалар. Шалтыратулар түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә:
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты: +7(843)590-96-22, +7(843)590-96-23 ( көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр);
«Ачык Казан» системасы: +7(843)236-41-23.
Шалтыратулар район администрацияләрендә дә кабул ителә:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)223-22-44 (тәүлек әйләнәсе);
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)223-21-11 өст.2305 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, 12:00 дән 13:00 гә кадәр – төшке аш);
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-29-99 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр);
Совет районы: +7(843)223-20-00 өст. 4311, 4110, (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә көнне 8:00 дән 16:00 гә кадәр, якшәмбе көнне 9:00 дән 18:00 гә кадәр, көн саен төшке аш – 12:00 дән 13:00 гә кадәр);
«Иске шәһәр» префектурасы: +7(843)221-49-99 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, 12:00 дән 13:00 гә кадәр – төшке аш).