Ике мәгариф учреждениесендә – Яңа Савин районының 177-нче лицеенда һәм Киров районының 182-нче лицеенда уку процессы тулысынча туктатылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). Казанда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр буенча карантинга 34 мәктәптә 160 сыйныф ябылды.
Ике мәгариф учреждениесендә – Яңа Савин районының 177-нче лицеенда һәм Киров районының 182-нче лицеенда уку процессы тулысынча туктатылган. Иртәгә, 6-нчы февральдә, 182-нче номерлы лицей укучылары янә укырга керешер дип планлаштырыла.
РФ баш санитар табибы Карары нигезендә, мәктәпләрдә уку процессы, грипп һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыру сәбәпле сыйныфта 20%-тан артык бала булмаган очракта, 7 көннән дә ким булмаган вакытка тукталырга тиеш, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда һәм аның башкаласында грипп һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар буенча эпидемиологик чиктән артып китү күзәтелә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, узган атнада Казанда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 11 мең 289 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 89,8 тәшкил иткән. Эпидемия чиге 35,4%-ка арткан. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында авырулар эпидемия чигеннән түбәнрәк, арту мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында билгеләнә.
Тулаем республика буенча кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 22 мең 504 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 60,3 тәшкил иткән. Авырулар санының дәрәҗәсе эпидемик чиктән 16,4%-ка югарырак.
Шәһәрлеләргә вируслы авыруларга каршы профилактика чараларын үтәргә һәм, салкын тию яки грипп симптомнары булганда, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.