Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.10.2025, 15:24

2026 елда Казанда 4 чакрымга якын агынты су коллекторлары яңартылачак

Әлеге күрсәткеч тузган челтәрләрнең гомуми күләменең 4 процентын гына тәшкил итә

2026 елда Казанда авария хәлендәге участокларда гомуми озынлыгы 4 чакрымга сузылган агынты су коллекторларын төзекләндерергә ниятлиләр. Эшләр 1,7 миллиард сум дип бәяләнә һәм Татарстан рәисе тарафыннан республика өчен каралган коммуналь инфраструктураны яңарту программасы кысаларында башкарылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр итте.

Төзекләндерү программасына Бертуган Касыймовлар урамыннан Җиңү проспектына, Техника урамыннан «ИСКОЖ» канализация насос станциясенә, Варганов урамыннан Техника урамына, шулай ук 2 нче Азино урамыннан Җиңү проспектына кадәр участоклар кертелгән.

Рөстәм Габделхаков билгеләп үткәнчә, әлеге күрсәткечләр төзекләндерү таләп итә торган иң тузган коллекторларның гомуми озынлыгының 4 процентын гына тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә шәһәрдәге инженерлык коммуникацияләренең һәм корылмаларның 70 проценттан артыграгы тузган хәлдә. 2025 елда Казанның су белән тәэмин итү челтәрендә 898 һәм агынты сулар чыгып китү челтәрендә 126 төзексезлек очрагы, гомумән алганда, 1024 авария теркәлгән. Агынты сулар чыгып китү челтәрендә чүп тыгылу күренеше төзексезлек очрагын китереп чыгара торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора. 9 ай дәвамында «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре агынты сулар чыгып китү торбаларындагы төзексезлекне бетерү, тыгылган чүпләрдән арындыру максатыннан 13 мең авария очрагын җайга салган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.10.2025
Видеорепортаж
27.10.2025 14:39
2025 елда Казанның су белән тәэмин итү һәм агынты сулар чыгып китү челтәрләрендә 1024 төзексезлек очрагы теркәлгән
Барлык яңалыклар

2026 елда Казанда 4 чакрымга якын агынты су коллекторлары яңартылачак

<p> 2026 елда Казанда авария хәлендәге участокларда гомуми озынлыгы 4 чакрымга сузылган агынты су коллекторларын төзекләндерергә ниятлиләр. Эшләр 1,7 миллиард сум дип бәяләнә һәм Татарстан рәисе тарафыннан республика өчен каралган коммуналь инфраструктураны яңарту программасы кысаларында башкарылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр итте. </p> <p> Төзекләндерү программасына Бертуган Касыймовлар урамыннан Җиңү проспектына, Техника урамыннан «ИСКОЖ» канализация насос станциясенә, Варганов урамыннан Техника урамына, шулай ук 2 нче Азино урамыннан Җиңү проспектына кадәр участоклар кертелгән. </p> <p> Рөстәм Габделхаков билгеләп үткәнчә, әлеге күрсәткечләр төзекләндерү таләп итә торган иң тузган коллекторларның гомуми озынлыгының 4 процентын гына тәшкил итә. </p> <p> Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә шәһәрдәге инженерлык коммуникацияләренең һәм корылмаларның 70 проценттан артыграгы тузган хәлдә. 2025 елда Казанның су белән тәэмин итү челтәрендә 898 һәм агынты сулар чыгып китү челтәрендә 126 төзексезлек очрагы, гомумән алганда, 1024 авария теркәлгән. Агынты сулар чыгып китү челтәрендә чүп тыгылу күренеше төзексезлек очрагын китереп чыгара торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора. 9 ай дәвамында «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре агынты сулар чыгып китү торбаларындагы төзексезлекне бетерү, тыгылган чүпләрдән арындыру максатыннан 13 мең авария очрагын җайга салган. </p>