В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы ун елда урам-юл челтәренә җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 178 миллиард сумга җиткән
Денис Гордийко фотосы
«Соңгы 10 елда шәһәрдә юл эшләренә барлыгы 178 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Нәтиҗә һәркемгә күренә. Көн саен 50 мең тирәсе машина йөри торган Горький шоссесы төзекләндерелде. Вознесение трактының беренче һәм икенче чиратлары – М7 трассасына алып чыга торган магистраль төзелде», - дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин. Гомумән алганда, узган елны Казанда юлларны төзү һәм төзекләндерү эшләренә 17 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Мэр республика рәисе Рөстәм Миңнехановка бистәләрдәге 90 проценттан артык тузган юлларга игътибары өчен рәхмәтен белдерде. Узган елны бистәләрдә гомуми озынлыгы 19 чакрымга сузылган 102 урам төзекләндерелгән һәм энергияне саклый торган меңнән артык яктырткыч куелган.