Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елга җитештерү календарен бастырды. Ике ял көне булган биш көнлек эш атнасында эш көннәре саны 245, ә ял һәм бәйрәм көннәре – 120 тәшкил итәчәк.

Җитештерү календаре буенча, 2025 елда Татарстанда эшләми торган бәйрәм көннәре булып:

1 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр һәм 8 гыйнварда – Яңа ел каникуллары;

7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме;

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;

8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне;

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

9 Май — Җиңү көне;

12 июнь – Россия көне;

30 август — Татарстан Республикасы көне;

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне;

6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне;

Ураза гаете;

Корбан бәйрәме.

Ай календаре һәм гадәтләр нигезендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре башлануга туры килә торган көннәр Татарстан рәисе Указы белән билгеләнә. Республика мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматы буенча, Ураза бәйрәмен 30 март, Корбан бәйрәмен 6 июнь бәйрәм итәчәк.

Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килсә, ял көне, гыйнвар бәйрәмнәреннән тыш, бәйрәмнән соңгы икенче эш көненә күчерелә. Киләсе елда шимбәдән 4 гыйнвардан җомгага 2 майга, якшәмбедән 5 гыйнвардан чәршәмбегә 31 декабрьгә, якшәмбедән 23 февральдән пәнҗешәмбегә 8 майга, 8 Март шимбәсеннән 13 июньгә җомгага, 1 ноябрь шимбәсеннән 3 ноябрьгә дүшәмбегә күчереләчәк.

Эш көне яисә бәйрәм көне алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

2024-10-30T14:44:02+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.