Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2019, 11:49

2025 елда Казан икенче тапкыр Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк

Турнир Татарстан башкаласына 2015 елгы чемпионаттан соң 10 ел узгач кайтачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). 2025 елда Казан янә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Турнир Татарстан башкаласына 2015 елгы чемпионаттан соң 10 ел узгач кайтачак. Бу хакта кичә Кванджудагы махсус матбугат конференциясендә билгеле булды. 2027 елда турнирны үткәрү хокукына Будапешт лаек булды. Гариза бирү компаниясе этабында бу 2 ел эчендә 7 кандидат булган.

Казанның быелгы гаризасы 2015 елда булган уздыру форматыннан аерыла. 2025 елда шәһәрдәге спорт инфраструктурасының җитди базасы булган объектлар файдаланылачак. Алар - «Татнефть-Арена», Су спорт төрләре сарае, Универсиада Авылы, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге һәм Казанда урнашкан бик күп бассейннар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

ТР Спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, бүгенге көндә чемпионатның төп объекты буенча дискуссияләр алып барыла, урнашу өчен берничә вариант карала. Карар якын арада Халыкара йөзү федерациясе (FINA) белән берлектә кабул ителер дип көтелә.

Төп дөнья чемпионаты тәмамлануга ук Masters категориясендә чемпионат уздырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Халыкара йөзү федерациясе (FINA) эгидасы астында Казанда 2015 елның 24-нче июленнән 9-нчы августына кадәр узды. Чемпионатта 75 комплект медаль уйнатылды. Турнирда 190 илдән 2500-ләп спортчы катнашты.

Барлык яңалыклар