2024 елда Татарстан башкаласында 118 млн пассажир 42 маршрут буенча йөрүче автобусларда йөргән.
«2 нче ПАТП» МУП хәбәр иткәнчә, Казанда бу шәһәр транспортының иң таралган төре. Узган ел пассажирлар ешрак 22, 45, 46, 54, 91 номерлы автобусларда йөргән.
2024 елда бакчачылык маршрутлары буенча пассажирлар йөртү хезмәтләреннән 685 мең кеше
файдаланган. Иң кирәкле алты юнәлеш өчен тугыз берәмлек транспорт җәлеп ителгән, ә ял көннәрендә – 11.
Исегезгә төшерәбез, гыйнвар башында 62 нче номерлы автобус маршрутында юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасын
керттеләр. Җайланмаларны 12 берәмлек җәмәгать транспортында урнаштырганнар.