Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.12.2022, 15:04

2023 елда ТР башкаласында «Киләчәк уеннары» алдыннан сынау чаралары узачак

Февральдә чираттагы «Фиджитал уеннар» оештырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы декабрь). 2023 елда Казанда «Киләчәк уеннары»н үткәрүгә әзерлек кысаларында сынау чаралары узачак. Мондый йөкләмәне РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко 2024 елда халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында бирде.

«Инде шактый эш башкарылды. Сайлап алу кампаниясе йомгаклары буенча 2022 елда оештыручы шәһәр сайлап алынды, ул Казан булды. Быел анда җиде илдән килгән спортчылар катнашында «Фиджитал-уеннар» турнирлары сериясе узды. Аудиториянең гомуми колачы 180 млн кеше тәшкил итте, бу фиджитал-хәрәкәт популярлыгы күрсәткече», – дип искәртте ул.

Дмитрий Чернышенко «Киләчәк уеннары» гаять зур популярлык казаначагына ышаныч белдерде һәм 2024 елдан соң Россия турнирны үткәрү эстафетасын башка дәүләтләргә тапшырачак.

Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» алдыннан Казанда «Фиджитал уеннар» уздырылды. Ярышларның беренче сериясе сентябрьдә узды һәм 4 дисциплинаны берләштерде – фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, beat saber һәм дроннар узышы. Икенче серия ноябрьдә старт алды һәм яңа фиджитал-дисциплиналарны – узышлар, көрәш һәм хоккейны үз эченә алды.

«Киләчәк уеннары» турниры җитәкчесе Игорь Столяров сөйләгәнчә, киләсе «Фиджитал уеннар» 2023 елның февраленә планлаштырылган. Алар цифрлы шутер һәм лазертаг белән комбинациядә Battle Royale жанрларын, шулай ук уеннарны тизлеккә (SpeedRun) узуны берләштерәчәк.

«2024 елгы инновацион турнирда кросс-функциональ күнекмәләрнең уникаль җыелмасы булган киләчәк спортчылары катнашачак. Тугыз көнлек ярышлар дөньяның 100 дән артык иленнән 250 гә якын команданы берләштерәчәк, бу безнең атлетларга, дөньяның башка әйдәп баручы спортчылары белән беррәттән, масштаблы ярышларда катнашып, үзләренең һөнәри потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән «фиджитал» форматында яңа гибрид дисциплиналарда да», – дигән сүзләрен китерә И.Столяров сүзләрен РФ хөкүмәте матбугат хезмәте.

Агымдагы елның июнендә Петербург халыкара икътисадый форумында Казан 2024 елның февралендә «Киләчәк уеннары»н кабул итәчәк шәһәр дип игълан ителде. ТР башкаласыннан тыш, масштаблы халыкара ярышларны кабул итү хокукы өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга һәм «Сириус» федераль территориясе көрәште.

«Киләчәк уеннары» 16 гибрид дисциплинаны берләштерәчәк. Аларның һәрберсе фиджитал концепциясен берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала. Турнир 5 меңнән артык катнашучыны җыяр дип көтелә. Фаразлауларга караганда, бөтен дөньяда онлайн-кибер ярышларны 150 миллионга кадәр кеше караячак.

Барлык яңалыклар