В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Исемлектә – Самосыр һәм Отар торак массивларындагы урамнар.
Фото: Марат Мөгыйнов
Төзекләндерелергә тиешле юллар исемлегенә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы Адоратский, Айдаров, Вересаев, Камчатка, Ленинград, Пржевальский, Ударная урамнары участоклары кергән.
Идел буе районындагы Отар торак массивында Аркылы Отар һәм Үзәк Отар урамнары участокларын Южно-Промышленная урамыннан 2 км озынлыктагы Центральная урамына кадәр ремонтларга планлаштыралар.
Мәскәү районындагы Городская, Коләхмәтов, Хәсән Туфан урамнары участокларында да юл катламы яңартылачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
Шулай ук илкүләм проект буенча Совет районының Самосыр торак массивындагы Мир урамы буенча 2 км озынлыктагы участок ремонтланачак.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2023 елда барлыгы 10 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, шуның 4,7 млрд сумы – федераль бюджеттан.