Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2022, 14:06

2023 елда Казанда «Борынгы шәһәрләр» халыкара фестивален үткәрергә планлаштыралар

Ул 3 көн узачак, Россия шәһәрләрен һәм БДБ илләрен берләштерәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы декабрь, Юлия Летникова). Киләсе елда Казанда «Борынгы шәһәрләр» халыкара фестивален уздырырга планлаштыралар. Ул өч көн узачак, Россия шәһәрләрен һәм БДБ илләрен берләштерәчәк. Бүгенгә Владимир һәм Бөек Новгород чарада катнашулары турында белдерделәр. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XIX сессиясендә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Казанга туристларны җәлеп итә торган зур вакыйгалар арасында «Төнге велофест», «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, «КышДаКар-фест» кышкы фестивале бар, дип искә төшерде Д.Санникова. Иртәгә үк «Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъза-шәһәрләренең туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе хезмәткәрләре арасында төбәкара һөнәри осталык фестивале җиңүчеләренең исемнәре билгеле булачак. Киләсе елда фестиваль кабат үткәреләчәк.

Казанга кунакларны шулай ук балалар туризмы буенча яңа программа ярдәмендә җәлеп итү планлаштырыла. Әйтик, киләсе ел башында Татарстан башкаласына өч көнгә Түбән Новгородтан мәктәп укучылары киләчәк. Юнәлешне үстерү өчен «Ачышлар шәһәре» проекты эшләнде, аның ярдәмендә балалар производстволарда, вузларда һәм технопаркларда була алачаклар.

Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты, үз чиратында, Россиянең Алтын боҗрасы үрнәгендә «Төбәкара Идел юлы» дигән яңа зур проект өстендә эшли. «Программа төбәкара елга ташу челтәрен күз алдында тота. Бу Казанга яңа туристларны җәлеп итәргә булышачак», – дип саный Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. Ул быел ТР башкаласы белән Чабаксар арасында тиз йөрешле су транспорты эшләтеп җибәрелүен искәртте. Аның уртача йөкләнеше 87% тәшкил иткән, аннан 18,5 мең пассажир файдаланган. Тулаем алганда, Казанның су транспорты быел 136 мең пассажирга хезмәт күрсәткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 30% ка күбрәк.

2023 елда Казан белән Саха Республикасы башкаласы арасында туры рейс ачу планлаштырыла. Бүгенге көндә Казан илнең 35 шәһәре, шул исәптән Иркутск һәм Новокузнецк белән туры рейслар белән бәйле. Узган елдан башлап Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан туристик чартерлар программасында катнаша. Быел 186 рейс булды. Ел башыннан ноябрьгә кадәр Казан аэропорты 3 млн 700 мең пассажирга хезмәт күрсәткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 100 меңгә күбрәк.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XIX сессиясе, 19.12.2022
Видеорепортаж
19.12.2022 12:46
Казан шәһәр Думасының XIX сессиясе, 19.12.2022
Барлык яңалыклар