Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2024, 09:58

2023 елда тышкы рекламадан Казан бюджетына 600 млн сумга якын акча кергән

Беренче еврощитлар Глушко, Тихорецк, Копылов, Кол Гали, Бертуган Батталовлар, Петр Витер урамнарында һәм Вознесенский трактында пәйда булган

2022 ел белән чагыштырганда, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Казанда тышкы реклама базары күләме 100 млн сумга арткан һәм, беренчел бәяләүләр буенча, 1 млрд сумнан артып киткән. Реклама өслекләре уртача 65% ка файдаланылган, бу тармак өчен уртача статистик норма булып санала. Чагыштыру өчен: 2018 елдан 2022 елга кадәр шәһәрнең реклама базары күләме 35% ка – 680 млн сумнан 900 млн сумга кадәр үскән.

Узган ел Казан бюджетына реклама эшчәнлегеннән 597,8 млн сум акча кергән, бу алдагы елларның уртача еллык кеременнән ике тапкыр күбрәк. Үсеш тармакка ярдәм кысаларында күчерелгән 2021-2022 еллар өчен 91,1 млн сум күләмендә салым түләүләреннән кергән керемнәр, шулай ук 33 яңа еврощит урнаштыруга үткәрелгән сатулар, шул исәптән реклама корылмаларын урнаштыруның гамәлдәге схемасына өстәмә буларак цифрлы мөмкинлекләрне файдалану белән бәйле.

Сатулар нәтиҗәләре буенча яңа реклама корылмаларын урнаштыруга контракт суммасы 10 елга рекордлы 1 млрд 67 млн сумны тәшкил иткән. Бер еврощитны урнаштыруның уртача бәясе – 32,3 млн сум, бу 2018 елда уздырылган сатулар күрсәткеченнән җиде тапкыр күбрәк. Беренче, икенче еллар һәм унынчы елның соңгы кварталы өчен 240 млн сум күләмендә түләү шәһәр бюджетына инде кергән.

Яңа еврощитларны урнаштыру өчен Казанда элек реклама корылмалары булмаган участоклар бүлеп бирелгән. Аерым алганда, беренче еврощитлар Глушко, Тихорецк, Копылов, Кол Гали, Бертуган Батталовлар, Петр Витер урамнарында һәм Вознесенский трактында пәйда булган.

Барлык яңалыклар