Күз авырулары булган балалар санының артуын табиблар күрү органнарына артык йөкләнеш белән аңлаталар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь, Юлия Летникова). Татарстанда 101 мең кеше күрү сәләте начар булу сәбәпле табиблар күзәтүендә исәпләнә. Авырулар таралуы арта: 2020 елда 100 мең кешегә 9 мең очрак булса, 2023 елда 100 мең кешегә 9700 туры килә. Бу хакта «Татар-информ»да Бөтендөнья күрү көненә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. Быел ул 12 нче октябрьгә туры килә.
Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган табибы Елена Жиденко сөйләвенчә, бүгенге көндә дөньяда күз авырулары (гадидән катлаулыга кадәр) белән 2,2 млрд кеше яши, шуларның 16 миллионы – россиялеләр. «Күз авыруларын теркәүдә динамика бар. Сәбәбе – гомер озынлыгы арта», - дип аңлатты ул.
Елена Жиденко шулай ук күз авырулары булган балалар саны артуын, бу күз органнарына артык йөкләнеш белән бәйле булуын өстәде. Әйтик, 2022 елда Татарстанда окулистларга 16 мең бала мөрәҗәгать иткән.
Күз авыруларының берсе – глаукома. Татарстанда мондый диагнозга 35 мең кеше ия – соңгы 10-15 елда күрсәткеч үзгәрми. Глаукоманы еш кына 55 яшьтә ачыклыйлар, әмма ул иртәрәк тә үсә башларга яки тумыштан булырга мөмкин, дип билгеләп үтте глаукома кабинеты мөдире, югары категорияле табиб-офтальмолог Ольга Зверева. Күз авыруларын профилактикалау өчен, табиблар авыруны иртә стадияләрдә ачыклау һәм аны дәвалау өчен күрүне даими тикшерергә киңәш итәләр.