Төзелеш эшләре барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль, Ксения Швецова). Казанда татар телендә белем бирүче 18-нче номерлы гимназиянең 10 мең кв. метрдан артык мәйданлы өстәмә корпус төзелеше башланды. Хәзер гомумбелем бирү учреждениесе артык йөкләнгән – укучылар саны гимназиянең проект куәтеннән 2,5 тапкырга диярлек артып китә, һәм 5-11-нче сыйныф укучылары күрше мәктәптә шөгыльләнергә мәҗбүр. 300 кешегә исәпләнгән яңа ике блоклы бина урын җитмәү проблемасын хәл итәчәк. Биредә профильле уку кабинетлары, 220 урынга исәпләнгән ашханә, зур спорт һәм актлар заллары урнашачак. 2022 елның сентябрендә тәмамланырга планлаштырыла торган төзелеш эшләренең барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Кол Гали урамындагы 18-нче номерлы гимназия бинасы 1982 елда балалар бакчасы буларак төзелә һәм 1994 елда гимназия өчен яңартыла. Халык күп яши торган районда гомуми белем бирү учреждениесе урнашкан. «Бу гимназиядә укырга теләүчеләр саны елдан-ел артты, чөнки Казан бүген – туучылар санының югары күрсәткечләре булган миллионлы шәһәрләрнең берсе. Без моңа шат, әмма бу безгә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа урыннар булдыру буенча җаваплылык йөкли. Бу гимназия – безнең бу мәсьәләләрне ничек хәл итүебез мисалы».
Өстәмә корпус төзелеше май ахырында старт алды, эшләрнең заказчысы ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, генераль подрядчы – «РСС Инжиниринг» ҖЧҖ.
Корпус 3 һәм 4 катлы ике блоктан торачак. Биредә профильле предметларга юнәлтелгән уңайлы уку кабинетлары, зур спорт залы һәм 220 урынга исәпләнгән ашханә урнашачак. Блоклар үзара җылытыла торган күчеш белән тоташтырылачак, дип сөйләде ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Динар Бәдретдинов. «Беренче чиратта без гимназиянең гамәлдәге корпусы тирәсендәге грунтны ныгыттык һәм стабильләштердек. Аннары фундамент эшләренә керештек, хәзер төзүчеләр бетон каркас белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә якынча 30% монолит фундамент эшләре башкарылган», – дип өстәде ул. Подрядчы оешма директоры Александр Таунов фундаментны торгызу эшләрендә 69 кеше эшләвен хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Казан белем бирү учреждениеләре төзелешенең югары темпларын тота – 5 ел эчендә шәһәрдә 2725 урынга исәпләнгән 13 мәктәп төзелгән. Узган ел Татарстан башкаласында 10 балалар бакчасы һәм 3 мәктәп файдалануга тапшырылды, быел тагын 8 балалар бакчасы һәм 2 мәктәп ачу планлаштырыла. Моннан тыш, яңа уку елында «Салават Купере» торак комплексында 189-нчы номерлы гимназия тулы көченә эшли башлаячак, анда узган елдан башлап, 1-нче сыйныфтан 4-нче сыйныфка кадәр 300-гә якын укучы белем алган. Гимназия 1224 урынга исәпләнгән. «Без балаларыбызга яңартылган, заманча матур мәктәп бүләк итәргә шат булачакбыз һәм яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү өстендә системалы эшләүне дәвам итәчәкбез», – дип йомгаклады Мэр.
Күчмә киңәшмәдә Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм башкалар катнашты.