В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласыннан тыш уеннарны тагын Россиянең тугыз шәһәре кабул итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). 2022 елда Казан волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк. Татарстан башкаласыннан тыш уеннар Россиянең тагын тугыз шәһәрендә узачак.
Узган инспекция визитлары нәтиҗәләре буенча Халыкара волейбол федерациясе (FIVB) ир-атлар командалары арасында дөнья беренчелеген үткәрү өчен сигез шәһәрне раслады. Татарстан башкаласыннан тыш алар арасына Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Екатеринбург, Красноярск, Новосибирск һәм Уфа кергән. Тагын ике оештыручы-шәһәр турында федерация киләсе ел дәвамында игълан итәчәк.
Турнир 2022 елның 26-нчы августыннан 11-нче сентябренә кадәр узачак һәм планетаның барлык континенталь зоналарын тәкъдим итәчәк 24 иң көчле милли җыелма команданы берләштерәчәк. Катнашучылар арасына турнирның хуҗа-иле буларак Россия һәм гамәлдәге дөнья чемпионы сыйфатында Польша автомат рәвештә эләгә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.