Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.03.2021, 10:08

2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясе узачак

Чара Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45-нче сессиясе узачак. Чараны Татарстан башкаласында үткәрү турында рәсми карар кичә Парижда комитетның 15-нче гадәттән тыш сессиясендә кабул ителде.

Булачак сессия 1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган.

Россия шәһәрләрендә шулай ук чаралар планлаштырылган. Аерым алганда, Краснодар краеның "Орленок" бөтенроссия балалар үзәгендә Бөтендөнья мирас объектлары белән идарә итүче яшьләр форумы һәм балалар сменасы узачак. Моннан тыш, Санкт-Петербург тау университетында бөтендөнья мирасы яшьләр форумы узачак. Барлык чараларның берләштерелгән темасы – бөтендөнья мирасын саклау императивы буларак мәдәниятара диалог.

Сессияне Казанда үткәрү турында элегрәк ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. ЮНЕСКО комитетының чираттагы сессиясен үткәрү урынын сайлаганда Евразия мәдәни киңлегендә Татарстанның роле исәпкә алынган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Бөтендөнья мирас исемлегенә 3 объект кертелгән – Казан Кремле, Болгар тарих-археология комплексы, Успенье соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре.

Чараларда якынча 4 мең делегат катнашыр дип көтелә, дип хәбәр ителә РФ Тышкы эшләр министрлыгы сайтында.

Барлык яңалыклар