Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2023, 13:05

2022 елда Казанда теркәлгән никахлар саны 9,5% ка арткан

148 пар – гаилә тормышының 60 еллыгын, тагын 5 пар 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы гыйнвар, Диана Жиленкова). 2022 елда Казанда 12668 никах теркәлгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 9,5% ка күбрәк. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина хәбәр итте.

Аерылышулар саны 2021 ел белән чагыштырганда кимеде

2022 ел нәтиҗәләре буенча ТР башкаласында 5285 пар никахларын таркаткан, бу узган ел күрсәткечләреннән 1% ка кимрәк. Аерылышуларның 74% ы – суд аша, 26% ы ир белән хатынның уртак гаризасы буенча рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итте Р.Миңнуллина.

«Идел буе федераль округының миллион халыклы шәһәрләре арасында «никах – аерылышу» нисбәте буенча Казан теркәлгән һәм таркалган никахлар буенча иң яхшы күрсәткечне саклый», – дип ассызыклады спикер. Чагыштыру өчен, 2022 елда Уфада теркәлгән никахларга карата таркалган никахлар өлеше – 56%, Самарада – 59%, Пермьдә – 58%, Түбән Новгородта 54% тәшкил иткән.

Мобилизацияләнүчеләр арасында 460 тан артык никах теркәлде

Р.Миңнуллина искәрткәнчә, Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендәге җыелу пунктында һәм Казан танк команда училищесы полигонында әлеге процедураның вакытын кыскарту һәм баланың әтисен билгеләү мәсьәләләре буенча мобилизацияләнгән кешеләргә консультацияләр оештырылды.

Гомумән алганда, мобилизацияләнүчеләр арасында 468 никах рәсмиләштерелгән. 38 кеше әтилекне билгеләү буенча хезмәт алган.

1 меңгә якын пар алтын юбилеен билгеләп үтте

2022 елда озын гомерле 1140 пар котланды һәм акчалата бүләк алды. Р.Миңнуллина сүзләренчә, 987 пар – алтын юбилейларын, 148 пар бриллиант юбилеен билгеләп үткән.

«Беренче тапкыр 70 еллык юбилейлары белән 5 озын гомерле пар котланды, моңарчы елына уртача өч парны гына котлыйлар иде», – дип өстәде Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.01.2023
Видеорепортаж
30.01.2023 13:08
2022 елда Казанда 18,7 мең бала туган
Барлык яңалыклар