Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2023, 13:24

2022 елда Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән инвалидларның 80,6% ы эшкә урнаштырылган

701 кеше методист, сәркатип, администратор, укытучы, дефектолог, кече тәрбияче һәм башка белгечләр булып эшкә урнашкан.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар, Юлия Летникова). 2022 елда Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләү максатыннан 870 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 701 е эшкә урнаштырылган, шул исәптән квота буенча – 140 кеше. Шулай итеп, мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 80,6% ы эшкә урнашкан. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин сөйләде.

Хәзерге вакытта шәһәрдә эшкә яраклы яшьтәге 18 меңнән артык инвалид яши, шуларның 5831 е эшли, бу 32% тәшкил итә. Узган ел сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр методист, сәркатип, администратор, укытучы, дефектолог һәм кече тәрбияче белгечлекләре буенча эшкә урнаштырылган.

Инвалидларны эш белән тәэмин итүне стимуллаштыру өчен предприятиеләргә һәм оешмаларга хезмәт хакын түләү чыгымнарын өлешчә компенсациялиләр һәм квота буенча махсус эш урыннары булдыруга акча түлиләр, аның күләме бер даими эш урыны өчен 73,6 мең сум тәшкил итә.

Т.Муллин 2022 елның 1 нче мартыннан инвалидлар өчен эш урыннарын квоталауга яңа таләпләр гамәлдә булуын искәртте: квота инвалидны эшкә урнаштырган очракта гына үтәлгән дип санала. Мәсәлән, план буенча эшкә урнаштырырга кирәк булган 265 кешенең 140 ы гына эшкә алынган, бу эш бирүчеләр тарафыннан законнарны бозу булып тора.

«Безнең мәгълүматлар буенча Казанда 35 кешедән артык хезмәткәре булган 3 меңнән артык оешма эшли, бу квота үтәү өчен яраклы. Барлык җитәкчеләргә ярдәм чаралары турында, шул исәптән эш урыннарын квоталау кысаларында, мәгълүмат хатлары җибәрелде», – дип игътибарны юнәлтте мәшгульлек үзәге директоры. Т.Муллин яңа таләпләрне үтәү өчен локаль норматив-хокукый актлар кабул итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.01.2023
Видеорепортаж
23.01.2023 12:15
Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 1,5 тапкырга кимегән
Барлык яңалыклар