Куян, ташбака һәм аквариум балыклары мөстәкыйль сәяхәт иткән.
Фото: Денис Гордийко
Иң популяр сәяхәтчеләр этләр һәм мәчеләр булган. Моннан тыш, поездларда куян, ташбака, шулай ук чили тиене (дегу) һәм аквариум балыклары йөргән.
«Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Горький тимер юлының матбугат хезмәте аныклап узганча, ерак арага йөрүче поездларда йөртү өчен рөхсәт ителгән категорияләрдән өйдә яшәүче сәламәт йорт хайваннарын ташуга рөхсәт ителә.
Пассажирлар йөртү документын махсус багаж кассаларында рәсмиләштерергә мөмкин. Юлда хайваннар мөһерләнгән читлекләрдә яки махсус җайланмаларда урнаштырыла. Аларга ризык, су һәм лотокка йөрү мөмкинлеге бирелә. «Пассажирлар»ның торышын поезд хезмәткәрләре күзәтә.
Хезмәт күрсәтү турында тулырак мәгълүмат белән «Россия тимер юллары» ААҖ сайтының «Хезмәтләр һәм сервислар»/«Йорт хайваннарын озатучысыз йөртү» бүлегендә танышырга мөмкин.