300 гә якын аварияне суны туктатып тормыйча гына бетергәннәр.
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, 299 аварияне бетерү халыкны су белән тәэмин итүне туктатмыйча башкарылган, 590 очракта ул – 1-8 сәгать, 285 очракта 8-16 сәгать тәшкил иткән. А.Егоров билгеләп үткәнчә, су белән тәэмин итү иртәрәк (мондый аварияләрдә каралган нормативларга караганда), ягъни 24 сәгатьтән дә кимрәк вакыт эчендә яңартылган.
Казанда барлыгы 1089 км тузган су челтәре бар, тагын 988 км 50% тан артык тузган. Аларның саны ел саен арта бара, дип ассызыклады «Водоканал» генераль директоры. Чагыштыру өчен: 2021 елда шәһәрдә 1060 км челтәр тузган булган, 968 км – 50% тан артыкка тузган.
Канализация челтәрләре буенча да шундый ук хәл күзәтелә: бер ел эчендә тузган коммуникацияләр озынлыгы 744 км дан 773 км га кадәр арткан, яртысыннан артыгы тузган – 638 км дан 653 км га кадәр. Шул ук вакытта йортларны су белән тәэмин итүдән өзмичә генә мондый аварияләрне бетерәләр, дип билгеләп үтте А.Егоров.
2022 елда Казанда күп фатирлы торак йортларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә һәм административ биналарга 25 км челтәр төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Чистай урамында 350 метр озынлыктагы өченче төньяк коллектор участогында санация үткәрелде, Медгородок, Юдино, Адмиралтия бистәсе, Нагорный һәм Серов урамнарында челтәрләр салынды.
А.Егоров сүзләренчә, инженерлык инфраструктурасы объектларында зур күләмдә эшләр башкарылган, шуның аркасында шәһәрнең 700 мең кешесе өчен су белән тәэмин итү һәм су бүлү яхшыртылган. Әйтик, узган ел 1100 берәмлек технологик җиһазны алыштырганнар, «Коры елга», «Каенлык», «Щербаково» су алгычларында 5 скважина борауланган, «Кызыл Октябрь» су алу җайланмасы өлешчә реконструкцияләнгән. Шулай ук «Водоканал» оешмасы «ТЭЦ», «Азино» насос станцияләрендә электр җиһазларын алыштырды, «60 нчы квартал» һәм «Полимерфото» станцияләрен реконструкцияләүне дәвам итте.
2023 елда, «Водоканал» генераль директоры хәбәр иткәнчә, Казанда яңа шәһәр объектлары өчен 12 км суүткәргеч һәм канализация челтәре төзү планлаштырыла. Тагын 28 км ремонтланачак – эшләр Чистай урамы буенча өченче Төньяк коллектор участогына, Г.Кутуй, Архангельск, Н.Исәнбәт, Красиков, Ломжа, Сахаров, Толстой, Халитов һ.б. урамнарга кагылачак, дип өстәде А.Егоров.
Исегезгә төшерәбез, хәзер Казанда өченче төньяк коллектор участокларын реконструкцияләү бара, эш темплары сакланганда һәм штаттан тыш хәлләр булмаганда, аны быелның икенче кварталында төгәлләргә планлаштыралар. Җәй көне якын-тирә территорияләрне төзекләндерәчәкләр.
Өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү өч этапка бүленә. Беренче участокның озынлыгы – Чистай урамы буенча, Меридиан урамыннан Бондаренко урамына кадәр – 676,5 метр озынлыкта. 850 метр озынлыктагы икенче участок Ямашев проспектында, Адоратский урамыннан Әмирхан урамына кадәр урнашкан. Реконструкцияләнергә тиешле өченче участок Әмирхан урамы буенча, Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр уза, аның озынлыгы 775 метр тәшкил итә.
Өченче төньяк коллектор 37 ел эксплуатацияләнә һәм 100 процентка тузган, шул ук вакытта объектны эксплуатацияләүнең норматив срогы – 50 ел. 8 км коллекторның 4,7 км бүгенге көндә авария хәлендә. Соңгы 10 елда анда 53 авария булган, шуларның 38 е – соңгы 2 елда.