Узган ел дәвамында районнарда яшәүчеләр белән төзекләндерү проектлары буенча 142 иҗтимагый фикер алышу узган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин каршында хисап ясаганда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев хәбәр иткәнчә, 2021 елда 687,9 млн сумга 70 йортка капиталь ремонт ясау һәм 130 йорт янындагы 49 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Яңа Савин районының 39 кварталы территориясендә микрорайонны комплекслы төзекләндерү эшләре алып барыла. Проект буенча 16 ишегалды (24 йорт), 2 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы территорияләре белән микрорайонда яшәүчеләрнең җәяүле элемтәләрен һәм ял итү урыннарын оештыру каралган.
Юл челтәренең 22 объекты норматив хәлгә китерелгән, «Безнең ишегалды» программасы буенча 28 ишегалды төзекләндерелгән
Тимур Алибаев билгеләп үткәнчә, узган елда районнарда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасына 68 объект кертелгән. 19 йортта тулы комплекс башкарылган, 12 йортта 39 лифт алыштырылган, калган йортларда капиталь ремонт үткәрелгән. Юл челтәренең 22 объекты норматив хәлгә китерелгән, «Безнең ишегалды» программасы буенча 28 ишегалды төзекләндерелгән.
Ел дәвамында ишегалларын төзекләндерү схемасы һәм эш күләмнәре турында халык белән фикер алышынган. Барлыгы халык белән 142 очрашу уздырылган, шуларның 5-се – Zoom платформасында. Ресурслар белән тәэмин итүче һәм юллар ремонтлау буенча подрядчы оешмалар катнашында, ишегалларына 71 обход үткәрелгән. «Безнең ишегалды» кайнар линиясенә 2910 сорау килгән, һәркайсына җавап бирелгән.
Быел «Сандугач» яшьләр-яшүсмерләр үзәген һәм 4 балалар бакчасын төзекләндерәчәкләр
Районнарда социаль өлкә объектлары да яңарган. «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексының 165-нче номерлы мәктәбе ачылды. Ике балалар бакчасында һәм ике яшүсмерләр клубында – Ямашев проспекты, 54 3-нче корпус һәм Октябрь урамы, 38 адресы буенча урнашкан «Борыч» һәм «Юниор» клубларында ремонт үткәрелгән. Тимур Алибаев хәбәр иткәнчә, быел Гагарин урамындагы «Сандугач» яшьләр-яшүсмерләр үзәгенә һәм дүрт балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Төзекләндерелгән 22 урам арасында – Тэцевская, икенче чиратта – Максимов урамы, Миллениум күпере астындагы юл һәм башкалар. 2020 елда поселок урамнарын ремонтлау программасы буенча Черкасов, Баранов, Кутузов һәм Зелинский урамнары буйлап 4 юл ремонтланган. Эшләрнең гомуми мәйданы 18,76 мең кв. м, ә бәясе 84 млн. сум тәшкил иткән. Бакчадагы коммерциягә карамаган ширкәтләргә (СНТ) гомуми озынлыгы 0,94 км, гомуми озынлыгы 15 млн сум булган юллар ремонтланган.
Быел «Имин һәм сыйфатлы юллар» программасы буенча биш объектны ремонтлау планлаштырыла, аерым алганда, Чуйков, Голубятников, Гагарин, Октябрь һәм Белинский урамнарында. Шулай ук поселокларда урамнарны ремонтлау да дәвам итәчәк.
Зәңгәр күллщр территориясенең беренче чиратын проектлау һәм төзекләндерү эшләре башланган
Районнарда яшелләндерү эше дә үткәрелгән. Чистай, Сибгат Хәким, Әмирхан урамнары, Ямашев проспекты буенча 1705 агач утыртылган.
Узган ел Марьино күлен экореабилитацияләү һәм төзекләндерү эшләре башкарылган. Эшләр «СМУ-88» төзелеш оешмасының иганәчелек чаралары хисабына башкарылган. 2020 елда Зәңгәр күлләр территориясенең беренче чиратын проектлау һәм төзекләндерү эшләре башланган. Эшләр 2021 елда үткәреләчәк. Шулай ук быел Чуйков урамында Акчарлак күлләрен төзекләндерү эшләре башланачак, Җиңү паркын төзекләндерү дәвам итәчәк.
«Мотор» спорт мәктәбе бинасын капиталь ремонтлау дәвам итә
Спорт өлкәсе объектлары төзелә һәм ремонтлана. Балалар спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен масштаблы футбол манежы ачылудан тыш, узган ел 85-нче номерлы мәктәптә баскетбол-волейбол мәйданчыгы, 23-нче номерлы лицейда мини-футбол кыры, баскетбол-волейбол мәйданчыгы һәм Казан педагогика көллиятендә тренажерлар белән мәйданчык җиһазландырылган. 2021 елда 43-нче номерлы мәктәп территориясендә баскетбол-волейбол мәйданчыгы төзү планлаштырыла.
2020 елда «Мотор» спорт мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясауның беренче чираты тәмамланган, быел эшләр дәвам итәчәк. Шулай ук 476 кв.м мәйданлы 113-нче номерлы мәктәпнең элеккеге тир бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.