Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2021, 13:05

2021 елда Казанда «Мәктәп лигасы»н һәм торак комплекслар арасында спартакиада башлап җибәрү планлаштырыла

Башка чаралар белән беррәттән, бу 2030 елга шәһәрлеләрне спорт белән 75 % колачлауга ярдәм итәр, дип уйланыла.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Алена Мирошниченко). 2021 елда Казан халкын массакүләм спортка җәлеп итү өчен, «Мәктәп лигасы» һәм «Добрососедство» проекты кысаларында, торак комплекслар арасында спартакиада башлап җибәрү планлаштырыла. Башка чаралар белән беррәттән, бу 2030 елга шәһәрлеләрне спорт белән 75 % колачлауга ярдәм итәр, дип гөман  ителә. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровка йомгаклау хисабы барышында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.

«Бүгенге көндә казанлыларның 51%-тан артыгы даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга бу санны 70%-ка кадәр җиткерү бурычын куйды. Татарстанга һәм, спорт шәһәре буларак, Казанга 75 % дәрәҗәсенә ирешү бурычы куелды. Без спорт инфраструктурасы үсешен һәм спорт-массакүләм чараларны киңәйтүне төп инструмент итеп күрәбез», – диде А.Салихов.

Узган ел, коронавируска бәйле чикләүләр чорында, спорт чараларын тулы форматта уздыру мөмкин түгел иде. Әмма спорт комитеты 88 спорт-масса чарасы уздырган, катнашучыларның гомуми саны 70 меңнән артык кеше тәшкил иткән.

Яңа шартларда чаралардан һәм күнегүләрдән видеотрансляция форматы сыналган. Казан спорт мәктәпләре тренерлары барлык теләүчеләр өчен онлайн-форматта 27 меңнән артык тренировка үткәргән. Моннан тыш, «ГТО-онлайн» проектында катнашучылардан 7,5 мең өй онлайн-тренировкалары уздырылган, аларга 25 меңнән артык кеше кушылган. «Без бу яңалыкны алга таба да үстерергә планлаштырабыз, чөнки моңа ихтыяҗ бар», – дип билгеләп үтте нотыкчы.

А.Салихов яз көне, коронавируска бәйле чикләүләр аркасында, электрон пропусклар системасы эшләгәндә, спорт комитеты, Казанның «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бүлекчәсе белән берлектә, ишегалларында яшәүчеләр өчен зарядка үткәрде, дип өстәде. Җәен шәһәр парклары һәм скверларында нормативлар үтәргә мөмкин булган мәйданчыклар оештырылган.

Коронавирус белән бәйле чикләүләргә карамастан, ГТО комплексына 90 меңнән артык кеше җәлеп ителгән, дип ассызыклады спорт комитеты рәисе. Әмма мәктәп укучылары һәм студентлар арасында ГТО комплексы 60% тәшкил итсә, өлкәннәр арасында ул җитәрлек дәрәҗәдә югары түгел. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, аерым алганда, «Жизнелюб» проекты кысаларында, нормативларны үтәүгә әзерлек буенча клублар оештырылган.

«Без Казан халкы өчен бушлай тренировкалар исемлеген киңәйтергә булдык. Яңа ел каникуллары чорында бу сезонда спорт мәктәпләре тренерлары мастер-класслар, фигуралы шуу һәм чаңгыда шуу буенча ачык күнегүләр үткәрде. Без бу тәҗрибәне йөзү һәм йөгерү кебек спорт төрләренә таратырга планлаштырабыз», – дип сөйләде А.Салихов.

Моннан тыш, 2021 елда, «Добрососедство» проекты кысаларында, торак комплекслар арасында спартакиада башлап җибәрү планлаштырыла. Катнашучылар футбол, баскетбол, волейбол кебек спорт төрләре буенча ярыша, гаилә стартларына кушыла һәм ГТО нормативларын тапшыра алачак, дип сөйләде А.Салихов.

Агымдагы елга тагын бер идея – волейбол, баскетбол, җиңел атлетика, шахмат һәм бадминтон кебек спорт төрләре буенча «Мәктәп лигасы» старты. Бу турнирда Казан спорт мәктәпләрендә шөгыльләнмәгән кешеләр катнашачак.

Спорт инфраструктурасына килгәндә, профильле учреждениеләрнең саны 2020 елда 105 объектка арткан. Шулай ук мәктәп янындагы 10 мәйданчык һәм өч эре спорт объекты төзелеше тәмамланган.

«2021 елда без спорт инфраструктурасын төзү һәм капиталь ремонтлау, спорт мәктәпләре һәм объектлары эшчәнлеген үзгәртеп кору эшен дәвам итәчәкбез», – диде А.Салихов. Аерым алганда, быел «Мотор» һәм «Савиново» спорт мәктәпләре биналарына капиталь ремонт ясау, дүрт универсаль спорт мәйданчыгы төзү, «Яшь гвардия» спорт-савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау һәм «Локомотив» стадионын реконструкцияләүнең икенче этабы планлаштырыла.

Барлык яңалыклар