Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2022, 14:22

2021 елда татарстанлыларга коммуналь хезмәт түләүләренә 6,2 млн сум күләмендә яңадан исәп-хисап ясалган

Узган ел ТР Дәүләт торак инспекциясенә 26 меңнән артык мөрәҗәгать килгән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче февраль). Узган ел Татарстанның Дәүләт торак инспекциясенә торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча 26 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Татарстанлыларга 6,2 млн сум күләмендә яңадан исәп-хисап ясаганнар, дип хәбәр итте торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне тикшерү һәм кышкы чорда Татарстан Республикасында җылылык өчен түләүләрнең үзгәрүе турындагы матбугат конференциясе барышында ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов.

Казанда гыйнвар ае, гадәттәгечә, декабрьдән салкынрак булды. Декабрьдә уртача һава температурасы 4,2 градус салкын тәшкил итте, ә гыйнварда – 10,9 суык (аерма 6,7 градус булды). «Нәтиҗәдә җылылык энергиясен куллану күләме 27% ка артты. Шул ук вакытта шәһәрдә җылылык өчен түләүләрне хисаплауда бер генә хокук бозу да теркәлмәде», - дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда биш ел дәвамында коммуналь хезмәтләрдән файдалануны исәпкә алу индивидуаль исәпкә алу җайланмалары ярдәмендә алып барыла. Шуңа да карамастан, республикада милекчеләре коммуналь хезмәтләрне билгеләнгән нормативлар буенча түли торган фатирлар әле дә бар.

Сергей Крайнов сүзләренә караганда, узган ел Татарстанның Дәүләт торак инспекциясенә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне хисаплау буенча 3100 дән артык мөрәҗәгать килгән, ә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны 26 меңнән артып киткән. «Мөрәҗәгатьләр саны 2020 ел белән чагыштырганда 1,8 тапкыр артты. 1 меңнән артык тикшерү уздырылган һәм 67 хокук бозу очрагы ачыкланган. Ачыкланган хокук бозулар буенча административ йогынты чаралары кулланылды», - дип билгеләде ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы. Шул ук вакытта яңадан исәпләүләрнең гомуми суммасы 6 млн 200 мең сум тәшкил иткән.

С.Крайнов ассызыклаганча, инспекция шәһәрлеләрнең ведомство сайтларында һәм дәүләт хезмәтләре порталында тиешле идентификация узган гаризаларын гына карый.

Ел саен июль аенда торак-коммуналь хуҗалык тарифларын яңадан исәпләү бара. Узган ел тарифлар 4,4% ка артты. 2022 елда торак-коммуналь хезмәтләргә (электр, газ, җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация) тарифлар үсеше 6,2% тәшкил итәчәк. Алексей Фролов ассызыклаганча, тарифлар арту индексы кар чистарту, капиталь төзекләндерү кебек башка хезмәтләргә кагылмый.

Җылылык өчен түләү мәсьәләсенә тукталып, ул җылылыкны куллану хәтта йорт төзелгән материалга да бәйле, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, панель йортлар кирпеч торакка караганда тизрәк суына, һәм панель йортлардагы фатир милекчеләре счет-фактураларда җылылык өчен түләү артуны ешрак күрә.

С.Крайнов түләүнең гомуми суммасы билгеләнгән тарифка һәм кулланылган җылылык энергиясенең күләменә бәйле, дип өстәде. Шуңа күрә, аның фикеренчә, түләүне ел әйләнәсе башкару урынына җылылык бирү сезонында гына эшләсәк дөресрәк, нәтиҗәле һәм халык өчен аңлаешлы булып тора.

Ул түләү кешеләр яшәми торган фатир белән күршедә булганда артып килергә мөмкин, дип кисәтте. «Индивидуаль җылытуны кулланучы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, сәфәргә чыкканда, фатирга җылылык бирүне туктаталар. Шуның аркасында бинадагы температура түбәнәя, ә йортта бит җылылык фатирлар арасындагы стеналар һәм түшәм аша тарала. Нәтиҗәдә, мондый фатирларның күршеләре кеше яшәми торган биналарны «җылыта» һәм нормадан тыш түли башлый», – дип аңлатты С.Крайнов.

Барлык яңалыклар