В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Капиталь төзекләндерү дүрт күпкатлы йортта узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль, Алена Мирошниченко). 2014 елдан «Иске шәһәр» территориясендә 28 йортта капиталь ремонт үткәрелгән, шул исәптән 20 күпфатирлы йортка комплекслы ремонт ясалган. Бу хакта хисап барышында башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка «Иске шәһәр» территориясенең префекты Роберт Гарипов хәбәр итте.
Префектура территориясендә 158 күп фатирлы йорт урнашкан. Аларда 19 меңнән артык кеше яши. Узган ел 7 йортны капиталь төзекләндерү үткәрелгән, икесендә лифтлар алыштырылган.
Бүгенге көндә Иске Татар бистәсендә 77 контейнер мәйданчыгы урнаштырылган, шуларның 73-е чүп-чар җыю өчен билгеләнгән. Калдыкларны аерым җыюга каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча барлык нокталарны күчерү планлаштырыла, дип билгеләп үтте Роберт Гарипов.
Узган ел 10 торак йорт «Безнең ишегалды» республика программасына керде: Ватутин урамы, 1, Сул як Болак урамы, 56, Париж Коммунасы урамы, 4, Тинчурин урамы, 7, 7а, 9, Татарстан урамы, 70, 72, Тукай урамы, 102, 106. Биредә асфальт өслек ремонтланган, яшел утыртмаларны казып алганнар һәм кискәннәр, контейнер мәйданчыклары, балалар уен комплекслары, урам яктырткычлары урнаштырганнар. Язгы-җәйге чорда әлеге адреслар буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләре реконструкцияләнәчәк.
«Торак төзелешенә килгәндә, быел префектура территориясендә Тукай урамы, 71 адресы буенча урнашкан күп фатирлы бер йорт төзелеше тәмамланган. Объект файдалануга тапшырылган. Столбов һәм Порт урамнарында тагын өч күпкатлы йорт төзелеше һәм торак комплекслар төзү тәмамланып килә», – дип сөйләде спикер.
Ул шулай ук Мәрҗани урамындагы йортларда яшәүчеләрне машиналарның туплануы һәм Түбән Кабан күле яр буенда тавышлы компанияләр борчуы турында хәбәр итте. Аларның шикаятьләренә җавап итеп, променадның түбән ярусларына керү юлында бетон ярымсферлар урнаштырылды.
Халыктан кире элемтә турында сүз уңаеннан, узган ел префектурага аннан алдагы ел белән чагыштырганда 40%-ка диярлек кимрәк мөрәҗәгать кергән. «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша 89 гариза кергән, шуларның 73-е – хәл ителгән, 36-сы – планлаштырылган. Барыннан да бигрәк кешеләрне торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты борчый, дип аңлатты территория башлыгы.
Киләсе елда «Безнең ишегалды» проекты кысаларында 15 йорт территориясе төзекләндереләчәк: Г.Камал урамы, 49, 51, 53, 55, Татарстан урамы, 16, 18, 52, 54, 56, Тинчурин урамы, 15, 15а, 17, 19, 21, 23.
Капиталь төзекләндерү Мехчылар урамы, 3, 4а, Нариманов урамы, 66а һәм Тинчурин урамы, 23 буенча дүрт күпкатлы йортта узачак. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 3/2 адресы буенча ачыкланган мәдәни мирас объектына капиталь ремонт ясау планлаштырыла (Валтрестның «Татваленок» торак йорты, арх. С. С. Копец, 1934 ел - ред. искәрмәсе). Моннан тыш, торак йортларның 19 подъездын ремонтлау планлаштырыла, дип хәбәр итте Р.Гарипов.