Узган ел платформа һәм вестибюльләрнең яктыртылуын яхшырту, архитектур яктыртуны торгызу буенча эшләр башкарылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). Узган елда Казан метрополитены 27 млн. 784 мең 396 кешегә хезмәт күрсәткән, чагыштыру өчен 2020 елда – 21 млн.598 мең 614 кешегә.
Узган елда «Метроэлектротранс» МУП платформаларның һәм вестибюльләрнең яктыртылуын яхшырту буенча эшләр алып барылды, «Г.Тукай исемендәге мәйдан» һәм «Кремль» станцияләрендә панноның архитектур яктырткычы торгызылды. Косметик ремонт ясалды, пассажирларның куркынычсызлыгы өчен резин келәмнәр салынды
Узган ел метрополитенда берьюлы берничә брендлы состав – «Финанс белеме поезды», Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган поезд, ә Яңа ел алдыннан бәйрәм составы хәрәкәт итте.
Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән 2022 елда яңа проектлар планлаштырылган. Казанның электротранспортын пассажирлар һәм башкала кунаклары өчен тагын да уңайлырак, үтемлерәк һәм җайлырак итү планлаштырыла.