Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.03.2020, 15:34

2020 елда Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итүгә 21 млрд. сумнан артык акча тотылачак

1-нче гыйнвардан керемнәре түбән булган гаиләләргә беренче бала тугач бирелә торган акчалата пособие түләү шартлары да үзгәргән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март, Ксения Швецова). Быел Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруга 21 млрд. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. «Демография» илкүләм проекты буенча гына да республикага 8,7 млрд.сум бүлеп бирелгән – бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Финанслау күләмен арттыру социаль түләүләр күләмен арттырырга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Моннан тыш, беренче балага ана капиталы түләү кебек ярдәм итүнең яңа чаралары гамәлгә кертелә, гамәлдәге программалар да өстәлә, дип билгеләп үтте Э.Зарипова. Әйтик, 1-нче гыйнвардан керемнәре түбән булган гаиләләргә беренче бала тугач бирелә торган акчалата пособие түләү шартлары үзгәрде. Бу түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаилә әгъзасына яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләр ярдәм ала алса, бүген аңа ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр дәгъва итә алачак, дип хәбәр итте Э.Зарипова. Татарстанда яшәү минимумын 10 мең 85 сум күләмендә билгеләгәннәр. Шулай итеп, өч кешедән торган гаиләдә бер кешегә уртача керем ике яшәү минимумына җитмәсә - 60 мең 510 сум булса - гаилә ярдәмгә дәгъва кыла ала.

Узган ел әлеге түләүне гаиләләр балага 1,5 яшь тулганчы алганнар. Хәзер балага 3 яшь тулганчы акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. «Узган ел бала 1,5 яшькә җитү сәбәпле түләүләр туктатылган гаиләләр, пособиене яңартып, 3 яше тулганчы ала алалар», - дип хәбәр итте ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры. 2018 елдан башлап 19 мең 665 татарстанлы түләүләрне рәсмиләштергән, дип өстәде ул.

Илкүләм проектлардан тыш, Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча үз чаралар комплексы гамәлгә ашырыла, дип искәртте спикер. Әлеге чараларның нигезен төрле социаль түләүләр һәм ташламалар тәшкил итә. Әйтик, 1-нче гыйнвардан биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча яңа чара кертелде. Моннан тыш, 3 яшькә кадәрге бала өчен дару препаратлары сатып алуга электрон сертификатлар бирү гамәлгә ашырыла. Сертификатлар суммасы һәр ярты елга 5 мең сум тәшкил итә. Бүгенге көндә республиканың 3 мең 529 кешесе түләүне рәсмиләштергән инде, дип хәбәр итте Э.Зарипова.

Ярдәмнең тагын бер мөһим чарасы - яшәү минимумыннан түбән булган өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен балалар бакчасы өчен түләүне йөз процентта компенсацияләү. Татарстанда бу чарадан 6 меңнән артык кеше файдаланган инде.

Аз керемле гаиләләр, сабыйлары тугач, шулай ук яңа туган сабый өчен бүләк комплект та алырга мөмкин – республикада 603 комплект бирелгән.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында шулай ук «Өлкән буын» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның буенча быел эш дәвам итәчәк, дип хәбәр итте спикер. Шулай, сиделка хезмәте күрсәтүне үстерү мөһим юнәлеш булып тора. Узган ел 194 кешене махсус карау белән тәэмин иткәннәр, быел бу хезмәтне тагын 180 гражданга күрсәтү планлаштырыла. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне һәм аларның туганнарын карау мәктәбен үстерү дәвам итәчәк, быел тагын 100-гә якын кешене укыту планлаштырыла.

«Без өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыруга җибәрүне дәвам итәчәкбез. Озак вакытлы карау системасын үстерәчәкбез – бу максатларга 148 млн сум бүлеп бирелде», - дип өстәде Э.Зарипова.

Шулай ук «Өлкән буын» проекты буенча 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен һөнәри белем бирү дә оештырыла. Быел 116 кеше укуга кереште инде, барлыгы 1368 кешене колачлау планлаштырыла.
Барлык яңалыклар