Гыйнвар аенда ул гадәттәгечә Ветераннар йортына, Самосыр һәм Вознесение бистәләренә барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). 2020 елда Казанда «Библиобус» мобиль китапханә комплексы үз эшчәнлеген дәвам итә. Гыйнвар аенда ул гадәттәгечә Ветераннар йортына, Самосыр һәм Вознесение бистәләренә барачак.
13-нче һәм 27-нче гыйнварда 13.00 сәгатьтә «Библиобус» Дубравная, 35 адресы буенча урнашкан Ветераннар йортына киләчәк. Самосыр бистәсендә мобиль китапханә комплексын 16-нчы һәм 30-нчы гыйнварда 14.00 сәгатьтә көтәләр. Вознесениедәге Нардуган ур., 45 адресы буенча ул 23-нче гыйнварда 15.00 сәгатьтә тукталачак.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрнең ерактагы бистәләренә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус»ның «ГАЗ 2705» автомобиле үзенә 1,5 меңгә кадәр китап, шул исәптән балалар китапларын сыйдыра. Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә.