Бүген Татарстанда барлыгы 55 «Минем документлар» офисы һәм авыл җирлекләрендә 281 «ерактан торып кабул итү тәрәзәсе» эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). 2020 елда Казанда ике яңа күпфункцияле үзәк офисын ачу планлаштырыла: Груздев урамында һәм Ибраһимов проспекты һәм Чистай урамы киселешендә.
Груздев урамындагы күпфункцияле үзәк Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе урнашкан урында, әмма Чехов базары ягыннан барлыкка киләчәк. Аның мәйданы 600 кв. м. тәшкил итәчәк.
Ә Ибраһимов проспекты һәм Чистай урамы киселешендә ачылачак күпфункцияле үзәк офисы Татарстанда иң зурысы булачак. «Әлеге офис ярдәмендә без «Яңа Савин», «Зареченский» һәм «Южный» бүлекләрен азрак бушатачакбыз. Без килүчеләр офиста 10-15 минуттан да артыграк вакыт утырмасын өчен тырышабыз», - дип билгеләп үтте ТР Күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова.
Бүген Татарстанда барлыгы 55 «Минем документлар» офисы һәм авыл җирлекләрендә 281 «ерактан торып кабул итү тәрәзәсе» эшли, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында. Федераль система мәгълүматлары буенча, узган ел гражданнарның күпфункцияле үзәкләре хезмәтләре сыйфатыннан канәгать булу дәрәҗәсе 97% тәшкил иткән.