Җәмәгать транспорты катнашында булган һәлакәтләр саны 10%-ка кимегән.
Фото: Марат Мугинов
Нотыклар белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады. Аерым алганда, алар төрле юл программалары кысаларында Казанда Патрис Лумумба, Тэцевская, Болотников, Фрунзе, Зорге, Гвардия, 2 нче Иске Аракчино, Җиңү проспекты юл участокларының норматив трафикын тәэмин итү ягыннан мөһим булган 8 юл участогының асфальт-бетон өслегенә ремонт ясалуын хәбәр иттеләр., Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр Зур Казан боҗрасы участогы төзелешенең беренче этабы тәмамланды. Моннан тыш, ясалма яктырту элементларын, светофор объектларын, юл билгеләрен урнаштыру эшләре башкарылды, авария участокларын бетерү чаралары тәмамланды.
Эшләнгән эшнең нәтиҗәсе булып авария күрсәткечләреең кимүе тора, шул исәптән җәмәгать транспорты белән дә. Әйтик, җәмәгать транспорты булган юл-транспорт һәлакәтләре саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 10%-ка кимегән. Автобуслар катнашындагы аварияләр саны 1,6%-ка кимегән (аларда зыян күрүчеләр саны 23%-ка кимегән). Троллейбуслар һәм трамвайлар катнашындагы аварияләр саны 32%-ка кимегән (зыян күрүчеләр 53%-ка).
Юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,4%-ка төшкән, шулай ук юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар саны кимегән.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру эше дәвам итәчәк, дип йомгак ясады киңәшмәдә катнашучылар.