Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2020, 09:54

2020 елда Казанда алты җәмәгать киңлеген төзекләндерәчәкләр

Планлаштырылган объектлар арасында - Түбән Кабан күле яр буен һәм Юныс мәйданын реконструкцияләүнең икенче чираты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). 2020 елда Казанда алты җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла, дип хәбәр итте бүген Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.

Төзекләндерү эшләре «Черек күл» паркында, Авангард урамындагы скверда, Юдино Тимерьюлчылар мәдәният йорты һәм Дәрвишләр бистәсендәге Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы территорияләрдә, Юныс мәйданында алып барылачак.   Моннан тыш, Түбән Кабан күле яр буенда реконструкциянең икенче чираты кысаларында тагын ике участок төзекләндереләчәк: Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал исемендәге театрдан Ш.Мәрҗани һәйкәленә кадәр һәм М.Сәлимҗанов урамы ягыннан, «Планета фитнес» бинасыннан Н.Назарбаев урамына кадәр.

Җәйге сезонда яңа «Замбези елгасы» зоопаркы тулы көченә эшли башлаячак, дип өстәде Мэр. «Ул Африка кыйтгасының иң якты вәкилләре белән тулыландырылачак, - диде И.Метшин. - Үзенең 200 еллык тарихында беренче тапкыр зоопарк ремонт кына түгел, ә тулы канлы реновация үткәндер, мөгаен. Россиядә һәр зоопарк та мондый масштаблы үзгәрешләр белән мактана алмый. Бу проект өченРеспублика Президенты Рөстәм Миңнехановка, зоопаркның хайваннар дөньясы коллекциясен тулыландыруда катнашулары өчен бизнесыбызга, социаль җаваплы компанияләребезгә рәхмәт белдерәсем килә».

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанның сигез җәмәгать киңлеген төзекләндерүгә 1,5 млрд сумга якын акча тотылган иде. Бу акчаларга Кече һәм Зур Аккош күлләре яр буе зоналары төзекләндерелде, «Ак чәчәкләр» бульварының икенче чираты, Юдино бистәсендәге Дан аллеясын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Соңгы 9 елда республика һәм федераль үзәк ярдәме белән Казанда 78 иҗтимагый киңлек яңартылды һәм булдырылды, шуның нәтиҗәсендә парк зоналарының гомуми мәйданы 164 гектарга артты. Бүген ТР башкаласында гомуми мәйданы 412 га булган 144 ял итү зонасы бар.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясе
Видеорепортаж
28.02.2020 13:26
Илсур Метшин 2020 елга 20 бурыч куйды
Барлык яңалыклар