Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2019, 17:12

2020 елда Казан Тарихи шәһәрләр лигасының Бөтендөнья конференциясен кабул итәчәк

Бүген халыкара оешманың директорлар советы утырышында шундый карар кабул ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь, Алена Мирошниченко). 2020 елның 18-20-нче июнь көннәрендә Казан Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен кабул итәчәк. Бүген Татарстан башкаласында уза торган халыкара оешманың директорлар советы утырышында шундый карар кабул ителде.

Россиядә Тарихи шәһәрләр лигасы конференциясе беренче тапкыр үткәрелә. Чараның темасы: милли-мәдәни һәм җирле тәңгәллекнең нигезе буларак тарихи-мәдәни мирас.

Утырышта катнашкан Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова конференциянең югары дәрәҗәдә узачагына ышандырды. «Тәкъдим ителгән теманың директорлар советының барлык катнашучылары тарафыннан кабул ителүенә бик шатбыз. Без конференция Тарихи шәһәрләр лигасында катнашучыларның хәтерендә калсын, һәркем үзе өчен Россияне генә түгел, күпмилләтле һәм күп мәдәниятле шәһәрне - Казанны ачсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – диде ул һәм хезмәттәшләренә нәтиҗәле фикер алышу өчен рәхмәт белдерде.

Элегрәк Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Тарихи шәһәрләр лигасының Бөтендөнья конференциясе ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узачак. 2020 елда анда 200-гә якын катнашучы килер дип көтелә. Алар арасында шәһәр мэрлары гына түгел, лиганың әгъза-шәһәрләреннән мирасны һәм халык традицияләрен саклау өлкәсендә эшләүче экспертлар да бар. Шәһәр кунакларын республика тарихы, шулай ук татар халык мәдәниятенең формалашу тарихы белән таныштырачаклар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конференцияне үткәрү дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын Казанга җәлеп итәргә һәм төрле илләрнең мирасын саклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк.

«Мин Казанда бик күп төрле милләт һәм дин вәкилләре яшәвен беләм. Мин лигада катнашучылар, беренче чиратта, бу күптөрлелектә саклап калынган гармонияне күрүләрен һәм Казанның бай тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуларын теләр идем», – диде Япониянең Киото шәһәре Мэры урынбасары Шоичиро Сузуки.

Аның ватандашы, Тарихи шәһәрләр лигасының генераль секретаре Шигенори Шибата да шундый ук фикерне әйтте. «Конференциягә күрше шәһәр һәм илләрдән күп кунаклар килер, дип ышанам. Бу бөтен дөньяда Тарихи шәһәрләр лигасының үсешенә һәм эшчәнлеген алга җибәрүгә ярдәм итәчәк», - дип өстәде ул.

Шуны да искәртик: бүгенге утырышта Япониянең Киото, Австриянең Бад-Ишль, Иранның Шираз, Көньяк Кореянең Кенжду, Кытайның Сиань һәм Төркиянең Конья шәһәрләре вәкилләре катнашты.

Тарихи шәһәрләр лигасының моңа кадәрге Бөтендөнья конференциясе 2018 елның сентябрендә Төркиянең Бурса шәһәрендә узды.

Фоторепортаж
Казанда Тарихи шәһәрләр лигасы директорлар советы утырышы уза
Видеорепортаж
21.06.2019 16:37
2020 елда Казан Тарихи шәһәрләр лигасының Бөтендөнья конференциясен кабул итәчәк
Барлык яңалыклар