В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шул исәптән алар 17 меңнән артык мәче һәм эткә котыру авыруыннан вакцина ясаган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль, Алена Мирошниченко). Узган ел хайваннарга 76 мең саклану прививкалары ясалган. Шул исәптән алар 17 меңнән артык мәче һәм эткә котыру авыруыннан вакцина ясаган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Башкарма комитетында Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Тимур Галиев хәбәр итте.
2020 елда эпизоотик иминлекне тәэмин итү өчен 14 мең диагностик тикшеренү үткәрелгән, ветеринария белгечләренең, терлекләргә вакцинация, эшкәртү һәм дезинфекция ясау максаты белән, торак массивларга 300-дән артык тапкыр чыгуы оештырылган. Моннан тыш, кыргый хайваннар яши торган зоналарда 16 мең доза вакцина ясалган. Әмма барлык үткәрелгән профилактик чараларга да карамастан, котыру авыруының 4 очрагы теркәлгән, бу циклик табигый процесслар белән бәйле, дип билгеләп үтте Тимур Галиев.
Казан клиникаларында 31 ветеринария табибы эшли. Бер ел эчендә алар 11 мең амбулатор рәвештә кабул итү уткәргән. Дәүләт ветеринария клиникаларында күрсәтелә торган ветеринария хезмәтләренең киң спектры халыкның барлык катламнары өчен дә мөмкин булуы белән аерылып тора, дип ассызыклады ул. 700-дән артык чыгуы оештырылган ашыгыч ветеринария ярдәме эшен дәвам итә. Моның өчен өч махсус автомобиль җиһазландырылган.
Шәһәрдә табиблар контроле астында, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе килешлеге белән, 26 тапкыр йорт һәм экзотик хайваннар күргәзмәләре уздырылган.
«Моның белән беррәттән, вак йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын чиплаштыру һәм теркәү буенча эш алып барыла. Әлеге метод хайванны идентификацияләргә, шулай ук аның хуҗасы һәм дөньяның теләсә кайсы ноктасында үткәрелгән тикшеренүләре турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Барлыгы 5 мең баш терлеккә чип беркетелгән, шул исәптән 120 авыл хуҗалыгы терлегенә», – диде Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы.
2020 елда дезинфекция хезмәте тавыш бирү урыннарында санитар эшкәртү уздырган. Хезмәт нәтиҗәле дезинфекция, дезинсекция һәм теләсә нинди катлаулылыктагы объектларны дератизацияләү мөмкинлеге бирә торган махсус җайланмалар белән тәэмин ителгән. Узган елда 1,2 млн кв.м мәйдан эшкәртелгән, дип хәбәр итте спикер.