19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь төзекләндерү эшләренә өстәмә рәвештә 316 млн сум җәлеп ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә Казанда 1990 урынга исәпләнгән 10 яңа балалар бакчасы төзелү турында игълан итте. Монна кала, “Жилище” максатлы федераль программа кысаларында “Светлая долина” һәм “Станция Юбилейная” (Спортивная) торак комплексларында 340 һәм 220 урынлы балала бакчалары төзелә.
“Гомумән алганда, 2019 елда без ясле төркемнәрендә өстәмә 1110 урын ачарга планлаштырабыз. Ата-налар шатланыр, дип уйлыйм”, - диде И.Метшин.
Ел башыннан Татарстан башкаласында 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен яңарттылар. Моңа шул исәптән өстәмә финанслау чыганаклары да җәлеп ителде. Киләчәктә, балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү программасына өстәмә эшләр исмелеге алдан кертеләчәк, диде ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына кебек үк балалар бакчалары программасына да 9 эш төре керә. Быел бакчаларны капиталь төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 596,59 млн сум бүленгән. Эш барышында килеп чыккан өстәмә эшләргә республика бюджетыннан 169,6 млн сум, ә Казанның өстәсә керемнәреннән 147,2 млн сум бүленгән.
Мэр мәктәкпәчә белем бирү учреждениеләрендә өстәмә эшләр башкарырга кирәклеге белән килеште. “Капремонттан соң балалар бакчалары икеенче тормыш белән яши башлый. Татарстан Президентына өстәмә чыганаклар өчен рәхмәт. Иң мөһиме киләче елга аларны эшләр исемлегенә алдан кертәргә кирәк. 30 ел элек һәм аннан да иртә төзелгән мәктәпләрне төзекләндергәч, балалар бакчалары да төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Безнең балалар бакчаларына 40, 50, 60 яшь. Мәктәпләрне каникуллар дәыамында төзекләндереп өлгерсәк, балалар бакчалары ел дәвамында эшли, шуңа күрә авырлыклар бар”, - диде шәһәр башлыгы.
2018 ел Казан балалар бакчаларын төзекләндерү барышында иң масштаблысы булды. Дмитрий Анисимов билгеләп үткәнчә, шәһәрдә барлыгы 164 мәктәп бар. Аларның 135-е 7 ел эчендә төзекләндерелгән. 302 балалар бакчасының 4 ел эчендә 33-е төзекләндерелгән. Быел Казанда 22 объект яңартылды: 3 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы.