Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2019, 14:43

2019 елда Казанда алданган өлешчеләр өчен 733 фатирлы 4 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла

Моннан тыш, быел авария хәлендәге торактан күчерүнең яңа 6 еллык программасын эшләтеп җибәрү әзерләнә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 2019 елда Казанда алданган өлешчеләр өчен проблемалы 4 йортны 733 фатирга тапшыру планлаштырыла. Моннан тыш, быел авария хәлендәге торактан күчерүнең яңа 6 еллык программасын кабул итү планлаштырыла. Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясендә шәһәрнең төзелеш тармагын ниләр көтүе турында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.

"Катлаулы бурыч – Казанда алданган өлешчеләрнең һәм авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең торак проблемаларын хәл итү республика җитәкчелеге ярдәме белән планлы рәвештә башкарыла", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул бүгенге көндә Казанда "Фон" һәм "Свей" фирмаларының өлешләп төзү программасында проблемалы 14 йортның булуын искәртте. Узган ел Казанда 974 фатирлы 4 йорт файдалануга тапшырылган. Быел 733 фатирлы тагын 4 йортны тапшыру планлаштырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Нокса авышлыгындагы "Молодежный" торак комплексының беренче һәм икенче йортларында, Четаев урамындагы дүртенче йортта, шулай ук Чистай урамындагы 68-нче кварталда эшләр актив алып барыла.

Шәһәр халкын авария хәлендәге торактан күчерүгә килгәндә, Мэр 2018 елда 2013-2017 елларга адреслы программаны гамәлгә ашыру тәмамланды, дип искәртте. Программага Казанның 89 авария хәлендәге йорты кертелгән иде. Әлеге программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, авария хәлендәге торактан 5 меңгә якын казанлы күчерелгән.

"2019 елда без 2024 елга кадәр яңа программа кабул итүне көтәбез. Бу тагын 51 авария хәлендәге йортны күчерергә мөмкинлек бирәчәк - бу 557 гаилә", - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Тулаем алганда, торак төзелеше тотрыклы, дип ассызыклады И.Метшин. Узган ел Казанда 804 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, шулардан 692 мең кв.м - күпфатирлы. Еллык программа 100,5% үтәлгән.

"Файдалануга тапшырылган торак үсеше темплары буенча миллионлы шәһәрләр арасында без Ростов-на-Дону, Новосибирск, Екатеринбург һәм Самар белән беррәттән, беренче унлыкка ныклы керәбез",-дип билгеләде Мэр.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе, 26.02.2019
Видеорепортаж
26.02.2019 13:30
Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясендә Казан Мэрының хисабы, 26.02.2019
Барлык яңалыклар