Әлеге процедура хайванны аерырга һәм дөньяның теләсә кайсы почмагында үткәрелгән процедуралар турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль, Ксения Швецова). Казанда 2019 елда 4,5 мең хайванга чип беркетелгән, шуларның 120-се – авыл хуҗалыгы терлеге. Бу процедура хайванны идентификацияләргә һәм дөньяның теләсә кайсы почмагында үткәрелгән медицина манипуляцияләре турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында «Дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Тимур Галиев.
Чип беркетү хайван хуҗаларының инициативасы белән үткәрелә, ул, беренче чиратта, хайван белән чит илгә чыкканда кирәк. Процедураның бәясе - 400 сумнан 600 сумга кадәр. «Хәзер РФ Дәүләт Думасында йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри идентификацияләү турында закон проекты карала, идентификацияне этаплап кертү планлаштырыла», – дип хәбәр итте Т.Галиев.
Шәһәрнең 7 дәүләт дәваханәсендә 25 ветеринария табибы эшли, алар 10 мең амбулатор кабул итү үткәрделәр. Иң ихтыяҗ булган хезмәт - йогышлы авыруларга каршы вакцинация. Узган ел шәһәрнең дәүләт ветклиникаларында 16 меңнән артык мәче һәм эткә котыру авыруыннан прививка ясалган, бу 2018 елга караганда 500-гә күбрәк, дип хәбәр итте Т.Галиев. Шулай ук шәһәрлеләр еш кына хайваннарын азык-төлектән агуланудан дәвалау һәм чит предметларны чыгару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр
«Ашыгыч ветеринария ярдәме эше дәвам итә. Бер ел эчендә ветеринарлар меңнән артык чакыру буенча чыктылар, - дип хәбәр итте Т.Галиев. – Бу хезмәт өчен махсус өч автомобиль җиһазландырылган. Ветеринарлар уңайлы һәм күп профильле ярдәм күрсәтәләр».
Хайваннарны вакытында вакцинацияләү, чип беркетү һәм профилактик тикшерүләрне шәһәрдә эпизоотик иминлекне саклау өчен үткәрергә кирәк, дип ассызыклады Т.Галиев. Узган елда ветеринария берләшмәсе белгечләре вакцинация, эшкәртү һәм дезинфекция үткәрү өчен 300-дән артык чакыру үтәде. «Казан» халыкара ат спорты комплексы кебек объектларда 700 мең кв. метрдан артык мәйдан эшкәртелгән. Кыргый хайваннарның яшәү зоналарында белгечләр 12 мең доза вакцина ясадылар һәм Гражданнар саклау идарәсе белән берлектә халыкның шәхси хуҗалыкларында Африка дуңгызлар чумасы һәм котыру учакларын бетерү буенча укулар үткәрделәр.
«Казанда йорт хайваннарына чип беркетү массакүләм тәҗрибәгә әверелә, - дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин. - Хайваннарны вакытында вакцинацияләү һәм дәвалау да, кыргый хайваннарның котыру авыруын профилактикалау да мөһим».