Россиянең гомуми квотасы да узган ел белән чагыштырганда үзгәрешсез калды һәм 20 500 урынны тәшкил итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән. Шуның кадәрле мөселман Татарстанның рәсми хаҗ операторы «ДУМ РТ Хаҗ» аша Мәккә һәм Мәдинәдәге изге урыннарда гыйбадәт кылып кайта алачак. Россиянең гомуми квотасы да узган ел белән чагыштырганда үзгәрешсез калды һәм 20 500 урынны тәшкил итте.
Бүгенге көнгә Татарстан өчен бүлеп бирелгән квотаның гомуми саныннан якынча 80-85% сатылып беткән. Гадәттә һәр ел саен квота изге Рамазан ае башланганчы үзләштерелеп бетә, быел да «ДУМ РТ Хаҗ» операторы хаҗ кылучыларның исемлеген вакытында туплар, дип планлаштырыла. Шул ук вакытта 2019 елда Татарстанда узган еллар белән чагыштырганда хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артуы күзәтелә. Гаризалар кабул итү дәвам итә – хаҗ кылырга ниятләүчеләр, 8-800-555-92-10 телефоны буенча «ДУМ РТ Хаҗ» белгечләре белән элемтәгә кереп, килешү төзи ала.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, 2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе дә үзгәргән – ул валюталар һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле рәвештә уртача 5-7%-ка артты. Шунысы куанычлы, «ДУМ РТ Хаҗ» программалары буенча хаҗ кылучы Татарстан мөселманнарының шактый өлеше юлламаларны узган сезонның бәясе буенча сатып алып өлгергән инде – нәзарәтнең хаҗ операторы бәяләрне 2019 елның гыйнварына кадәр үзгәртмичә тоткан.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторының программалары буенча 1800 татарстанлы хаҗ кылды. Сәфәрдә аларны 30-дан артык квалификацияле имам-төркем җитәкчесе һәм төрле белгечлек буенча 20 табиб озатып йөрде. Мина үзәнендә медицина җиһазлары һәм кирәкле медикаментлар белән җиһазландырылган үз «хастаханә» палаткасы урнаштырылган иде.