Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2020, 16:21

2019 елда Казанның 19 меңнән артык инвалиды 7 млн техник тернәкләндерү чарасы алган

Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Казанда 86,5 меңнән артык инвалид яши, шуларның 4863-е – балалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитетында Инвалидлар эшләре буенча шәһәр советы утырышы узды. Киңәшмәнең төп темасы - инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү. Утырышны социаль өлкә бүлекчәләренең координация һәм үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Юлия Фәтхуллина алып барды.

Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Казанда 86,5 меңнән артык инвалид яши, шуларның 4863-е – балалар. Социаль хезмәтләр җыелмасын инвалидларның 34,5%-ы ала, калганнары алардан баш тарткан, дип саннарны китерде Ю.Фәтхуллин.

РФ Социаль иминият фондының ТР буенча санатор-курорт тәэминаты бүлеге башлыгы Евгений Королев сөйләвенчә, Татарстанда 2019 елда тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итүгә 94 мең гариза бирелгән. Мөрәҗәгатьләрнең 86 проценттан артыгы үтәлгән. «Бу максатларга федераль бюджеттан 1 млрд 57 млн сум акча юнәлдерелде, бу узган ел белән чагыштырганда 7 млн сумга күбрәк. Аерым алганда, түбәндәге кирәк-яраклар сатып алынды: балалар һәм олылар аяк киемнәре, аяк протезлары, экзо-протезлар, бүлмәдә һәм урамда йөрү өчен коляскалар, урындыклар, ишетү аппаратлары, телефоннар һәм башкалар», - диде спикер. Нәтиҗәдә, Казанда яшәүче 19 меңнән артык инвалид барлыгы 348,9 млн сумлык 7 млн техник тернәкләндерү чарасы алды, дип билгеләп үтте Е.Королев.

«Санаторий-курорт дәвалавы белән тәэмин итүгә килгәндә, 2019 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр учетта торучы татарстанлыларның саны 42 меңгә якын кеше тәшкил итә, шуларның 18,3 меңе – казанлылар. Республикада барлыгы 7,6 меңнән артык юллама бүлеп бирелде, аларның 2659-ы казанлылар өчен», - дип хәбәр итте ул.

Утырышта шулай ук ТР «Забота» инвалид балаларның ата-аналарының региональ иҗтимагый оешмасы президенты Надежда Титова һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең татар республика оешмасы инвалидларын социаль тернәкләндерү һәм адаптацияләү бүлеге башлыгы Надежда Бакина чыгыш ясадылар. Иҗтимагый оешмаларның вәкилләре инвалидлар белән эшне камилләштерү максатыннан тиешле тәкъдимнәр кертте, аерым алганда, алар фикеренчә, техник тернәкләндерү чарасыннан баш тарту, аны алыштыру һәм кире кайтару мөмкинлеге каралырга тиеш. Тагын бер актуаль мәсьәлә – сафтан чыккан тернәкләндерү чараларын ремонтлау вакытында тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алуны оештыру.

Утырышта шулай ук «Бөтенроссия начар ишетүчеләр җәмгыяте» инвалидларның бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика бүлеге рәисе Венера Гаулстон, «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Казан җирле оешмасы җитәкчесе Алсу Ибраһимова, Казан районнары администрацияләре башлыклары урынбасарлары, шәһәр Башкарма комитеты бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.
Барлык яңалыклар