В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге максатка Казан бюджетыннан 36 млн. сум бүлеп бирү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Ксения Швецова). Агымдагы елда Казанда шәһәр бюджеты чаралары исәбенә түләүле муниципаль парковкаларда өстәмә 1800 урын булдырырга планлаштырыла. Моның турында бүген Казан шәһәре Думасының XXV сессиясе утырышында траснпорт, икътисади үсеш һәм сәүдә мәсьәләләренә күзәтчелек итүче, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
И.Шакиров хәбәр иткәнчә, урам-юл челтәрләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча,былтыр ЮХИДИ органнары белә килешкәннән соң кайбер түләүле муниципаль парковкалар бетерелде. Әлеге чаралар шәһәр халкы өчен юл йөрү таләпләренә туры килә торган хәрәкәт оештыру өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирде. Ләкин шуның сәбәпле, 2017 елда исәпләгәнчә 2200 мең машина-урын санына ирешеп булмады. Быел әлеге максатлар өчен өстәмә 36 млн. сум бүлеп бирү планлаштырыла, нәтиҗәдә шәһәрдә 1800 яңа машина-урын булачак.
Уңайлы муниципаль парковкалар булдыру урам-юл челтәрен камилләштерү стратегиясенә керә. И.Шакиров сүзе буенча, бу 2017 елда маршрут челтәрен оптимизацияләүдә зур роль башкарды. Искәртеп китик, белгечләр фикеренчә, Казанның маршрут челтәре бүгенге көндә федераль стандартларга туры килә һәм шәһәр халкы өчен иң имин һәм уңайлы челтәрләрнең берсе дип санала.