Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.01.2018, 12:04

2018 елда Казанда М-14 микрорайонының өч яңа йорты проекты төзеләчәк

Идел буе районында төзелә торган яңа йортлар 765 фатирга исәпләнәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Казанның М-14 микрорайонында 3 яңа йорт барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин журналистлар белән очрашу барышында. Проектлаштыру эше 2018 елда башланачак. Гомуми мәйданнары 45 мең кв.м. тәшкил иткән йортларда 765 фатир булачак.

2017 елда Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча төзелә торган башка торак районның (“Салават күпере”) икенче һәм өченче кварталлары проектын төзү эшләрен башлады. Биредә 166,4 мең кв.м. мәйданлы 3 мең 528 фатир барлыкка киләчәк.

“2017 елда торак тапшыру планы 526 мең кв.м. булганда, Татарстанда 588 мең кв.м. төзелде, шуларның 535 мең кв.м. мәйданы статистикага китте. Эксплуатациягә 10,6 меңнән артык фатир тапшырылды”, - дип яза Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте Т.Абдуллин сүзләренә сылтама белән.

Искәртергә кирәк, М-14 микрорайоны Идел буе районы территориясендә торгызыла. 3 мең 800 фатирга исәпләнгән 17 йорт, 5 балалар бакчасы, 2 мәктәп һәм 5 күп катлы парковка төзергә планлаштырыла. Проект ярдәмендә 10 мең 478 казанлы социаль ипотека программасы буенча фатирлы булыр, дип фаразлана. Беренче торак йорт һәм балалар бакчасы 2015 ел азагында тапшырылган иде, ә төзелешнең беренче чираты узган елның җәендә тәмамланды.

Барлык яңалыклар

2018 елда Казанда М-14 микрорайонының өч яңа йорты проекты төзеләчәк

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Казанның М-14 микрорайонында 3 яңа йорт барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин журналистлар белән очрашу барышында. Проектлаштыру эше 2018 елда башланачак. Гомуми мәйданнары 45 мең кв.м. тәшкил иткән йортларда 765 фатир булачак. </p> <p> 2017 елда Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча төзелә торган башка торак районның (“Салават күпере”) икенче һәм өченче кварталлары проектын төзү эшләрен башлады. Биредә 166,4 мең кв.м. мәйданлы 3 мең 528 фатир барлыкка киләчәк. </p> <p> “2017 елда торак тапшыру планы 526 мең кв.м. булганда, Татарстанда 588 мең кв.м. төзелде, шуларның 535 мең кв.м. мәйданы статистикага китте. Эксплуатациягә 10,6 меңнән артык фатир тапшырылды”, - дип яза Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте Т.Абдуллин сүзләренә сылтама белән. </p> <p> Искәртергә кирәк, М-14 микрорайоны Идел буе районы территориясендә торгызыла. 3 мең 800 фатирга исәпләнгән 17 йорт, 5 балалар бакчасы, 2 мәктәп һәм 5 күп катлы парковка төзергә планлаштырыла. Проект ярдәмендә 10 мең 478 казанлы социаль ипотека программасы буенча фатирлы булыр, дип фаразлана. Беренче торак йорт һәм балалар бакчасы 2015 ел азагында тапшырылган иде, ә төзелешнең беренче чираты узган елның җәендә тәмамланды. </p>