Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2018, 13:03

2017 елда Казанның җәмәгать транспорты 257,3 млн пассажир йөрткән

5-нче трамвай маршруты белән генә дә көн саен 27,5 мең кеше файдалана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль, Екатерина Виславская). Казанда җәмәгать транспорты челтәрен үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. 2017 елда җәмәгать транспортыннан 257,3 млн пассажир файдаланган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 2 процентка артык. Казанлылар өчен 59 автобус, 6 трамвай, 11 троллейбус маршруты һәм 10 станциядән торган 1 метро линиясе каралган. Әлеге мәгълүматларны Казан Мэры Илсур Метшинга ел саен бирелә торган отчет барышында Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков китерде.

Ул хәбәр иткәнчә, җәмәгать транспорты арасында абсолют чемпион булып автобус кала – пассажирларның 74,6 проценты аннан файдаланган. Икенче урында метро тора – 10,2%, өченче урында – троллейбус, 8,7%. Трамвайда 6,5% пассажир йөргән. Шул ук вакытта, А.Габделхаков сүзләре буенча, 5-нче трамвай маршруты белән генә дә көн саен 27,5 мең кеше файдалана.

Җир өсте транспортының күчмә составы шәһәр җир өсте транспорты белән автоматлаштырылган диспетчерлык идарә итү системасына күчерелгән. Шәһәрдә 265 тукталыш пунктында 233 мәгълүмат таблосы урнаштырылган. Шуларның 55-ендә тавыш ага мәгълүмат бирү төймәсе бар.

Юлда йөргән өчен транспорт картасы белән түләргә мөмкин. Узган елда1260 мең электрон билет һәм 357,6 мең бердәм социаль юл йөрү билеты чыгарылган.

Шул ук вакытта, Казанда 418 автобу йөртүче җитми. 2016 елда 1982 автобус йөртүче булса, 2017 елда алар саны 1760-ка кала. Хезмәт хакы бер елга уртача 10% арткан, хәзер автобус йөртүчеләр предприятиегә карап, 29,5 меңнән 40,2 меңгә кадәр ала. А.Габделхаков сүзләре буенча, шәхси предприятиеләрдә автобус йөртүчеләрнең саны кимү күзәтелә.

Фоторепортаж
Икътисади блокның Казан Мэры каршында хисабы
Барлык яңалыклар