Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2018, 15:52

2017 елда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты Казан бюджетына якынча 1,9 млрд сум акча күчергән

Акчаларның 66 проценты җир һәм биналарны арендалаудан килгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар, Михаил Ченцов). 2017 елда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты Татарстан башкаласы бюджетына 1,871 млрд сум күчергән. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының бюджет буенча планы арттырылып (100,8%) үтәлгән. Бу хакта ел саен үткәрелә торган хисап бирү вакытында Казан Мэры Илсур Метшинга Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте.

Чыгыш ясаучы сөйләгәнчә, шәһәр бюджетына күчерелгән акчаларның структурасы процентларга күчергәндә болай тора: 66% – җир һәм биналар арендалау, 18% – җир участокларын сату, 14% – күчемсез милек сату, 1% – МУП кереме, 1% – башка керемнәр.

Комитет реестрында гомуми мәйданы 2,3 мең га булган җир участокларын арендалау турында 6 меңнән артык килешү теркәлгән, ә аренда өчен түләү 2017 елда 983,6 млн сум тәшкил итә. Моннан кала, ачык аукционнарда 46 территория буенча җир участокларын арендалау килешүе төзелгән. Шул исәптән индивидуаль торак төзелеше өчен 27,4 мең кв.м мәйданлы 31 участок сатылган.

Узган ел дәвамында Комитет җир турындагы законнарның үтәлеше өлкәсендә тикшерү эшчәнлеген актив алып барган. 10 меңнән артык тир участогы тикшерелгән, 5 меңнән артык акт теркәлгән. Моннан кала, 1,5 млн сумлык штраф салынган, ә гомуми юрисдикөия һәм арбитраж судларында 5 меңнән артык суд утырышы узган.

Соңгы өч ел эчендә беренче тапкыр арендага бирелә торган муниципаль биналар мәйданнары 4 мең кв.метрга артты, дип хәбәр итте Комитет рәисе.

“109 объекттан бүгенге көндә7,2 мең км.м мәйдангы 52 килешү төзелде, 2018 елга керем күләме 2,6 млн сум булыр, дип фаразлана”, - диде Р.Галәветдинов.

Фоторепортаж
Җир, милек һәм финанс блогыны отчеты, 30.01.2018
Барлык яңалыклар