Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.02.2018, 13:03

2017 елда 14 меңнән артык казанлы “Хезмәктә һәм оборонага әзер” нормаларын тапшырган

Татарстан башкаласында “Локомотив” һәм “Ракета” стадионнары нигезендә тагын ике тест үзәге барлыкка киләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль, Михаил Ченцов). 2017 елда 14 меңнән артык казанлы “Хезмәктә һәм оборонага әзер” (ГТО) нормаларын тапшырган. Системада барлыгы 155 меңнән артык казанлы теркәлгән, дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова Казан Мэры Илсур Метшинга структур бүлекчәләрнең ел саен бирелә торган отчеты вакытында.

С.Вострикова билгеләп үткәнчә, ГТО комплексы физик культура һәм спорт өлкәсендә флагман проекты булып тора. Бүгенге көндә Казанда дүрт тест үзәге бар: Үзәк стадионда, “Хезмәт резервлары”, “Тасма” стадионнарында һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә. “2018 елда Казанда “Локомотив” һәм “Ракета” стадионнары нигезендә тагын ике тест үзәге ачарга планлаштырабыз”, - дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.

С.Вострикова сүзләре буенча, ГТО нормативлары, өстәмә стимулны исәпкә алып,мәктәп укучыларында кызыксыну уята. “ГТО алтын билгесе мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына кергәндә өстәмә балл (10 баллга кадәр) алу мөмкинлеген бирә. Укучылар кызыксына”, - дип билгеләп үтте комитет рәисе.

Комплексны популярлаштыруга акцияләр дә хезмәт итә – 2017 елда ГТО тематикасы буенча 30-дан артык чара үтте. Светлана Вострикова сүзләре буенча, иң истә кала торган акция булып “ГТО таңы” булды. Чара 22 июньдә иртәнге 4-тә узды һәм Бөек Ватан сугышы башлану датасына багышланган иде. Шулай ук Россиядә беренче тапкыр коррекцион мәктәпләрдә укучылар өчен ГТО комплексы фестивале үтте. Анда 78 бала катнашты. Иң масштаблы чара өлкән класс укучылары арасында ГТО фестивале (2 мең 100 катнашучы) булды.

Фоторепортаж
Социаль блокның 2017 елдагы эшчәнлеге буенча хисап тотуы
Барлык яңалыклар

2017 елда 14 меңнән артык казанлы “Хезмәктә һәм оборонага әзер” нормаларын тапшырган

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль, Михаил Ченцов). 2017 елда 14 меңнән артык казанлы “Хезмәктә һәм оборонага әзер” (ГТО) нормаларын тапшырган. Системада барлыгы 155 меңнән артык казанлы теркәлгән, дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова Казан Мэры Илсур Метшинга структур бүлекчәләрнең ел саен бирелә торган отчеты вакытында. </p> <p> С.Вострикова билгеләп үткәнчә, ГТО комплексы физик культура һәм спорт өлкәсендә флагман проекты булып тора. Бүгенге көндә Казанда дүрт тест үзәге бар: Үзәк стадионда, “Хезмәт резервлары”, “Тасма” стадионнарында һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә. “2018 елда Казанда “Локомотив” һәм “Ракета” стадионнары нигезендә тагын ике тест үзәге ачарга планлаштырабыз”, - дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе. </p> <p> С.Вострикова сүзләре буенча, ГТО нормативлары, өстәмә стимулны исәпкә алып,мәктәп укучыларында кызыксыну уята. “ГТО алтын билгесе мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына кергәндә өстәмә балл (10 баллга кадәр) алу мөмкинлеген бирә. Укучылар кызыксына”, - дип билгеләп үтте комитет рәисе. </p> <p> Комплексны популярлаштыруга акцияләр дә хезмәт итә – 2017 елда ГТО тематикасы буенча 30-дан артык чара үтте. Светлана Вострикова сүзләре буенча, иң истә кала торган акция булып “ГТО таңы” булды. Чара 22 июньдә иртәнге 4-тә узды һәм Бөек Ватан сугышы башлану датасына багышланган иде. Шулай ук Россиядә беренче тапкыр коррекцион мәктәпләрдә укучылар өчен ГТО комплексы фестивале үтте. Анда 78 бала катнашты. Иң масштаблы чара өлкән класс укучылары арасында ГТО фестивале (2 мең 100 катнашучы) булды. </p>