30-нчы майда «Соңгы кыңгырау» онлайн формада узачак: социаль челтәрләрдә 90-нчы еллар стилендәге концерт күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Алена Мирошниченко). Казанның 162 мәктәбендә уку елы тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм линейкалары видеоэлемтә аша узачак. 30-нчы майда соңгы кыңгырау Казанның 6 мең чыгарылыш сыйныф укучысы өчен яңгыраячак. Педагоглар һәм ата-аналар үзләренең котлауларын балаларга видеоэкраннар аша тапшырачак, дип хәбәр итте бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.
«Бу көнне социаль челтәрләрдә 90-нчы еллар стилендә, ул вакыттагы төсле музыка һәм традицион киемнәрне кулланып, шәһәр бәйрәм концерты трансляциясе узачак. Популяр яшь башкаручылар чыгыш ясаячак, котлаулар яңгыраячак, флешмоблар узачак. Трансляциягә чыгарылыш укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре дә кушыла ала, призлар һәм бүләкләр уйнатылачак», - дип сөйләде И.Ризванов. Турыдан-туры трансляцияне BazaDM DOM Mолодежи YouTube-каналында, шулай ук «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе Instagram-аккаунтында һәм Казанда «Русское радио» радиостанциясендә оештыралар.
Мәгариф идарәсе башлыгы, килеп туган шартларга карамастан, «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булачак, һәм балалар, онлайн формада булса да бергә җыелып, мәктәп белән хушлаша алачак, дип ышандырды. «БДИ дан соң шартлар чыгарылыш кичәләрен гадәти форматта үткәрергә мөмкинлек бирсә, аларның бу вакыйганы чынбарлыкта җыелып бәйрәм итү мөмкинлеге булыр, дип өметләнәбез», - диде ул.
«Пандемия безнең планнарны төзәтә, әмма чыгарылыш сыйныф укучыларына бу бәйрәмне билгеләп үтәргә берни дә комачауламаячак. Әйе, шәхси аралашу булуын теләр идек. Аларда анысы да булыр дип ышанам. Әмма әлегә оештыручылар белән чыгарылыш укучыларыбызга мондый яңа форматта бәйрәм рухы тудырырга тырышабыз, өстәвенә яшьләр бүген гаджетлар белән яхшы таныш, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Иң мөһиме, әлбәттә, балаларга БДИны уңышлы тапшыруны, яхшы кәеф, алар өчен җаваплы һәм мөһим чорны үтүләрен, сабырлык та, көч тә җитәрлек булуын, уңышлар алар ягында булуын телибез».