Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2022, 11:08

Казанның 156 мәктәп яны лагеренда 14 меңгә якын бала ял итәчәк

Меңгә якын укучы хезмәт бригадаларына кушыла һәм 7,5 мең сумга кадәр акча эшли ала.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче май, Дмитрий Никитин). Казанның 156 мәктәп яны лагеренда 14 меңгә якын бала ял итә алачак, алар 30 нчы майдан 28 нче июньгә кадәр эшләячәк. Укучылар спорт белән шөгыльләнәчәкләр, мәдәни-массакүләм һәм агарту чараларында катнашачаклар, сукбай хайваннар өчен приютларда булачаклар, кинологлар һәм волонтерлар белән очрашачаклар, шулай ук мәктәп яны территорияләрендә эшләячәкләр. «Җәйге вакытта балалар ял да итә, хезмәт практикасын да уза алачаклар. Беренче тапкыр акча эшли алу мөмкинлеге һәр яшүсмер өчен мөһим»,– дип билгеләде шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.

Шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов укучылар өчен экология, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында танып-белү дәресләре, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган викториналар һәм уеннар, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тематик чаралар оештырылуы турында сөйләде.

Хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән «Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы» акциясе яңалыкларның берсе булачак. «Мәктәп яны лагерьлары программасы кысаларында укучылар сукбай хайваннар приютларында булачаклар, кинологлар, зоопсихологлар, ветеринарлар һәм башка белгечләр белән очрашачаклар, шулай ук волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар белән танышачаклар», – диде И.Ризванов.

Юлламаның бәясе 21 көнгә 3343 сум тәшкил итә, шуның 589 сумы ата-аналар тарафыннан түләнә, калган суммасы Татарстан бюджетыннан финанслана.

Авыр тормыш хәлләренә юлыккан һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә торучы балаларга аерым игътибар биреләчәк. Җәйге каникуллар чорында махсус хезмәт һәм ял отрядлары оештырылачак, аларда 2 меңгә якын мәктәп укучысы катнашачак.

Моннан тыш, 1 нче июньнән 27 нче июньгә кадәр Казанның 92 мәктәбендә махсус хезмәт бригадалары оештырылачак, аларга меңгә якын мәктәп укучысы җәлеп ителәчәк. Яшүсмерләр белем бирү учреждениеләре территориясендә авыр булмаган эшләр башкарачак. 18 көн өчен укучыларга 7,5 мең сумга кадәр акча түләячәкләр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.05.2022
Видеорепортаж
23.05.2022 11:19
Казанның 156 мәктәп яны лагеренда 14 меңгә якын бала ял итәчәк
Барлык яңалыклар